22 ноября 2012
"Иделем акчарлагы"- әдәби киләчәккә юллама

Менә инде 12 ел дәвамында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан “Иделем акчарлагы” бәйгесе оештырылып килә. Биредә татар татар телендә иҗат итүче 14 – 30 яшьләрдәге яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар катнаша ала.

Быел әлеге бәйгенең йомгаклау өлеше 12 – 14 ноябрьдә “Идел” кунакханәсе базасында уздырылды. Оештыручылар белдергәнчә, “Иделем акчарлагы” бәйгесенең максаты – яшь буын арасыннан сәләтле каләм тибрәтүчеләр эзләү, барлау, аларга киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру.

Өч көн дәвамында катнашучылар бер – берсенең иҗатлары белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм күп кешеләрне хафага салган мәсьәләрне чишү юлларын эзләделәр. Ләкин моннан тыш, яшь иҗатчылар өчен мастер класслар оештырылды, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында спектакль карау, язучылар, шагыйрьләр һәм әлбәттә инде жюри әгъзалары белән күрешеп, киңәшләшү мөмкинлеге бирелгән иде.

Яшь каләм тибрәтүчеләрнең эшләрен берничә ел рәттән язучылар Илсөяр Ихсанова, Марат Закиров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, КФУның  Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге доценты, педагогика фәннәре кандидаты Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗанов тикшерделәр, бәя бирделәр.

Катнашучылар арасында татар филологиясе бүлеге студентлары, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре Исмәгыйлева Ләйсән (1 курс), Сәетова Миләүшә (1 курс), Галиәкбәрова Илсөя (1 курс), Гыйләҗева Светлана (2 курс), Гобәйдуллина Чулпан (3 курс), Камаева Ильмира (3 курс), Яппарова Гөлназ (4 курс), Мансуров Алмаз (5 курс), Нотфуллин Илнар (5 курс) да бар иде. Алар өйләренә күңел тулы шатлык, якты хәтирәләрдән тыш призлы урыннар да алып кайттылар.

"ДРАМА" номинациясе
2 урын - Чулпан Гобәйдулина

“БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ” номинациясе
Кызыксындыру бүләге - Ләйсән Исмәгыйлева
Кызыксындыру бүләге - Сөмбел Вәлиева
1 урын - Ләйсән Галимҗанова

"ПРОЗА" номинациясе
Кызыксындыру бүләге Энже Ибраһимова
Кызыксындыру бүләге - Зөһрә Вилданова
Кызыксындыру бүләге - Гүзәл Фарсыева
3 урын - Илүзә Гәйнетдинова
2 урын - Алсу Нургатина
1 урын - Алмаз Мансуров

"ПОЭЗИЯ" номинациясе
Махсус бүләк - Лилия Сәләхетдинова
Кызыксындыру бүләге - Сирина Мөхәммәтжанова
Кызыксындыру бүләге - Алинә Акмалова
Кызыксындыру бүләге - Илнар Нотфуллин
3 урын - Нурлан Ганиев
2 урын - Руслан Сөләйманов
1 урыын - Лениза Валиева

Студентларыбызны әлеге зур уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә куйган максатларына ирешергә, тагын да югарырак үрләр яуларга язсын!
                                                                                             Айгөл Абдрахманова