21 ноября 2012
Сергей Брилев Студентлар алдында чыгыш ясады

19 ноябрь көнне КФУның төп бинасында Сергей Брилев – журналист, “Россия” телеканалының генераль директоры урынбасары, “Вести в субботу” тапшыруын алып баручы белән очрашу үтте. Әлеге очрашуда Казан Федераль Университетының журналистика һәм социология, филология һәм юриспруденция факультетларыннан студентлар катнашты.

Очрашуда Сергей Брилев төрле темаларга тукталды. Башта үзе белән бераз таныштырды. Үз вакытында ул “Комсомольская правда”, “Московские новости” газеталарында эшләгән. Шулай ук чыгышында хәзерге көндә  сәясәттәге  һәм җәмгыятьтәге актуаль проблемаларга тукталып үтте. Соңыннан студентлар танылган алып баручыга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Сергей Брилевны студентлар игътибар белән тыңладылар, чөнки ул Россия һәм Америка (Путин һәм Буш, Медведев һәм Обама) президентларыннан интервью алган Россиядәге бердәнбер журналист.

Үзенең сөйләмендә Татарстан, шулай ук Казан белән горурлануын һәм хөрмәт итүен белдерде.

-         Татарстаннан башка мин Россияне күз алдына да китермим. Соңгы 10-20 елда ул бик алга китте. Башка төбәкләр дә Татарстан кебек зур темплар белән хәрәкәт итсә, без үзебез теләгән Россиядә яшәр идек -  диде кунагыбыз.

Шулай ук телевидениедә алып баручыларның сөйләме бозылу турында да сорау яңгырады.

-         Дикторларның сөйләме дөрес булсын өчен безнең телеканалда аерым курслар эшли. Без моның белән көрәшәбез.

Очрашу бик җанлы барды. Хәтта очрашу тәмамлангач та, студентлар аудиториядән тыш Брилевка бер-бер артлы сораулар яудырдылар. Бу көнне һәр кеше  мәгълүмати тулы лекциядән канәгать калды. “Бу очрашу әле соңгысы булмас,” - диде журналист.



Источник информации: Алисә Әхәтова, 2 курс, 1312нче төркем Фото: Алии Галимуллиной