28 декабря 2015
Кунак табыны

Узган атнада без тәмләп чәй табынында утырсак, бу атнада "әдәби табын" артында утырырга насыйп булган. Көтелгән, сагынылган, яраткан серле кунак - Халисә апабыз иде! Ул соңгы өч-дүрт атна эчендә командировкаларда йөргән Әстерхан, Тубыл, Себер һәм башка җирләрдәге татарлар хакында, тормыш-көн итешләре турында сөйләп алды. Чыннан да, бик сагынып беткән идек инде кураторыбызны. Ә ул безгә - "Әллүки"гә күчтәнәч тә алып килгән - кедр чикләвекләре! Тагын бер кат, РӘХМӘТ, Халисә апа!
Ә "әдәби табын"га килсәк, ул күңелебездә тирән эзләр калдырган әдәби әсәрләр белән уртаклашудан гыйбарәт иде. "Беренче" дә булды, "икенче" дә, "десертсыз" да булмады ... Кайберәүләр шундый тәмләп сөйли - менә шул ук моментта китапны ал да укы инде! Гүзәлнең "Цветы для Элджернона" дагы тычканы, Ләйләнең "Хижина" сындагы фәлсәфә миндә бик зур кызыксыну уятты. Ә иң мөһиме, бу утырышта һәркем үзенә бер нәтиҗә- киләчәккә яңа максатлар алды: китаплар укырга, фикерләр белән уртаклашыргак ирәк.Ә инде үзең укыган китап турында башка укчысы белән аралашу, бу хакта сөйләшү - сөйләп бетермәслек рәхәтлек бит, килешәсезме? Димәк, укыйк дуслар! Укыгыз! Укы!

Источник информации: Darelfөnүn газетасы