25 декабря 2015
Кыш Бабай һәм Кар Кызының сәяхәте...

Узган атнада Казан Федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары ярдәмгә мохтаҗ балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга кечкенә генә бәйрәм ясарга булды. Махсус моның өчен татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең тәрбия эшләре буенча бүлек ярдәмчесе Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы җитәкчелеге белән активистларыбыз бүләкләр әзерләде, һәм, калган бик күп студентлар да булдыра алганча моңа үз өлешен кертте.

Ике маршрут сайланды. Гыйләҗиева Рәзинә, Нуреева Сиринә, Сәнҗәпова Динә һәм Кәбирова Айгөл бүлегебез исеменнән Ямашев проспектында урнашкан “Махсуслаштырылган республика балалар йорты”на, ә профорг Алинә Хәйруллина белән Илсөяр Нуретдинова, Айнур Галлямов, Чулпан Фәйзрахманова, Рәзилә Әхтәмова Казанның Ютазы урамында урнашкан    149 нчы номерлы балалар бакчасына юнәлделәр.

149нчы номерлы балалар бакчасында өчтән алып сигез яшькә кадәр булган, сәламәтлеклекләренә зыян тию сәбәпле мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар тәрбияләнә. Укучыларыбызның Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы Карчык кыяфәтләрендә миниатюра куюлары сабыйлар шатлыгына тагын бер сәбәп булды. Бәйрәмгә утызга якын бала җыелган иде. Аларга тәм-томнар, уку-язу әсбаплары, уенчыклар, чыршы бизәү әйберләре таратылды, уеннар, биюләр оештырылды. Соңыннан теләгән һәр бала Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төшә алды.

Студентларыбыз сүзенә караганда, балаларның йөзендәге нурлары балкып, һәрчак елмаеп торуларына, аларның шулкадәр актив һәм тырыш булуларына гаҗәпләнеп тә, шатланып та туймаслык иде. Кемнедер әз генә бәхетлерәк итә алганлыгыңны тою үзе бер рәхәт. Ә балага бәхет өчен күп кирәкми һәм аларда безнең киләчәгебез. Киләчәгебез бәхетле булсын дисәк, әйдәгез, балаларга ешрак ярдәм итик!

Источник информации: Мәссарова Алия, II курс студенты