23 декабря 2015
Татарстанда спорт эшчәнлеген оештыру буенча КФУга тиңнәр юк!

22 нче декабрь көнне "Корстон" үзәгендә "Ел спортчысы - 2015" бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

Казан федераль университеты Спорт эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы угары уку йорты исеменә лаек булды. Бүләк университет ректоры Илшат Гафуровка тапшырылды.
Чара барышында 2015 нче елда зур уңышларга ирешкән спортчылар, спорт федерацияләре, тренерлар, спорт оешмалары һәм берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Владимир Леонов 2015 нче елның җәендә башкалабызда узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының гаять мөһим вакыйга булуын да искәртте.
КФУның мондый уңышка ирешүендә университет җитәкчелегенең өлеше бик зур. Бүгенге көндә уку йортыбызда физкультура, спорт - иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова, "Darelfѳnyn" газетасы