23 декабря 2015
"Яңа ел бүләк ит!" акциясе

Бәхетле мизгел – балачак. Әмма җир йөзендә һәр баланың да бәхете тулымы? Кызганыч, алай түгел шул...Бер гөнаһсыз сабыйлар арасында да ятимнәр яисә мөмкинлекләре чикләнгәннәре бар. Ул балаларның күңеле яралы. Кайберләренең йөзләрендә үк моңсулык ярылып ята, ә кайберләрендә өмет чаткылары сүнми. Алар да башка балалар кебек әти-әниле буласылары, башка балалар кебек йөгерәселәре, уйныйсылары, укыйсылары килә. Аларның да әкият тыңлап йокыга китәсе, тәм-томнар белән сыйланасылары килә.
Узган атнада Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары, ярдәмгә мохтаҗ балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга кечкенә генә бәйрәм ясарга булды. Моның өчен татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең тәрбия эшләре буенча бүлек ярдәмчесе Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы җитәкчелеге белән активистларыбыз балаларга бүләкләр әзерләде, һәм, гомумән, студентларыбыз бу эшкә булдыра алганча үз өлешен кертте.
Ике маршрут сайланды. Бер төркем студентлар бүлегебез исеменнән Ямашев проспектында урнашкан “Махсуслаштырылган республика балалар йорты”на, ә икенче төркем Казанның Ютазы урамында урнашкан 149нчы номерлы балалар бакчасына юнәлделәр.
149нчы номерлы балалар бакчасында өчтән алып сигез яшькә кадәр булган, сәламәтлеклекләренә зыян тию сәбәпле мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар тәрбияләнә. Укучыларыбызның Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы Карчык кыяфәтләрендә миниатюра куюлары сабыйлар шатлыгына тагын бер сәбәп булды. Бәйрәмгә утызга якын бала җыелган иде. Аларга тәм-томнар, уку-язу әсбаплары, уенчыклар, чыршы бизәү әйберләре таратылды, уеннар, биюләр оештырылды. Соңыннан теләгән һәр бала Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төшә алды.
Алга таба студентларның фикерләре, хис-кичерешләре белән уртаклашабыз.
Алинә Хәйруллина, 4нче курс студенты: “Шундый бер чараны оештырып, кулдан килгәнчә, балаларга бүләк ясарга күптәннән теләгем бар иде. Ниһаять, яңа елга каршы хыяллар чынга аша. Барлык ярдәм иткән, изге эшкә үз өлешен керткән кешегә олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Битараф булмыйк дуслар, яхшы эшләр бездән башлана бит!”
Рәзилә Әхтәмова, 1нче курс студенты: “Дөресен әйткәндә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына бәйрәм ясау өчен барырга дигән тәкъдим килгәч, мин бер дә икеләнмичә, курыкмыйча ризалаштым. Балалар бакчасы тупсасын атлап кергәч, андагы сабыйларны күргәч, йөрәгемә моңсурак булып китсә дә, бераздан бу хиснең эзе дә калмаган иде. Алар шулкадәр көләч, актив, уйнарга, аралашырга яратучан балалар булып чыкты! Үземнең тискәре (Убырлы карчык – автор ред.) ролен уйнаганымны да онытып, аларга кушылып, бала-чага кебек уйнап йөрдем. Яңа ел могҗизаларына чын күңелдән ышанып утыручы бу балаларның йөзләрендә елмаю булуда үз өлешем булганына бик шатландым. Шундый мөмкинлек бирүчеләргә, бергә катнашкан дусларыма, оештыручыларга зур рәхмәт!”
Илсөяр Нуретдинова, 4нче курс студенты: “Шактый балалар йортларында булганым бар, ә менә бу балалар йортындагы мохит үзгә иде...Ни сәбәпле икәнен белмим, ләкин бу балалар йортында минем балаларның моңсу йөзләрендә елмаю күреп, күңел сөенде... Алга таба да барысы да яхшы булсын иде... Без килеп керүгә: “А за нами мама пришла?” – диде бер бала. Тәрбияче аңа болай дип җавап кайтарды: “Юк, безгә Кыш Бабай белән Кар Кызы кунакка килде,” – диде. Бу сүзләр йөрәккә үтеп керерлек яңгырады.”


Әйе, ул балалар физик яктан яралы, әмма алар безнең күбебездән олы йөрәкле, зур ихтыяр көченә ия. Кемнедер әз генә бәхетлерәк итә алганлыгыңны тою үзе бер рәхәт. Ә балага бәхет өчен күп кирәкми һәм аларда безнең киләчәгебез. Киләчәгебез бәхетле булсын дисәк, әйдәгез, балаларга сузган ярдәм кулын төшермик!

Источник информации: Алия Мәссарова, ФһМБ институты