24 декабря 2015
Татар матбугатының 110 еллыгы

"Нур" - Россиядәге иң беренче татар газетасы 1905 нче елның 2 (15) нче сентябреннән башлап 1914 нче елның 21 нче июненә кадәр Петербургта чыгып килә. Аңа нигез салучы мәгърифәтче, язучы, журналист Гатаулла Баязитов була.

Татар зыялылары дистәләгән еллар дәвамында татар телендә басма газета-журналлар булдыру хыялы белән яшиләр, бу өлкәдә һәрдаим эшләр башкарыла. Бу хакта һич кенә дә онытырга ярамый. Быел беренче татар газетасының 110 еллык юбилее. Шул уңайдан РИУның Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы түгәрәк өстәл оештырдылар. Әлеге чара бүгенге ММЧ эшчәнлегенә җәмгатьчелек игътибарын юнәлтү, татар теле һәм мәдниятен үстерү максатыннан эшләнде.

Түгәрәк өстәл РИУның актлар залында булды.

Источник информации: Darelfөnүn газетасы