24 декабря 2015
Үзәккә үткән мәсьәлә

Билгеле, һәрбер журналист татар теленең теориясен белергә тиеш, ләкин теоретик мәгълүмат бары тик гамәлдә генә сынала ала. Публицистик жанрда иҗат итүче кеше ни дә булса иҗат итәргә тиеш икәнлеге үзеннән-үзе аңлашыла. Сүз уңаеннан, безнең “Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” бүлегендәге төркемгә практика җитмәгәнлеген әйтеп үтәсе килә. Фәнни мәгълүматка зарланыр урын юк, мөгаллимнәребез үзләренең тирән гыйлемнәрен безгә тапшыру дигәндә, көчләрен кызганмыйлар. Ләкин практика...
Әйе, безнең төркем журнал, газеталарга яза. Ләкин редакцияләр белән турыдан-туры эш итү, редколлегия белән танышу кебек яшь журналист өчен зур әһәмияткә ия булган бүлекләр уку планына кертелмәгән. Барысы да үзебездән тора, әлбәттә, ләкин әллә оялу, әллә билгесезлектән курку үзенекен итә, без барып кайткан редакцияләрнең санын исәпләр өчен бер кулдагы биш бармагыбыз да җитә.
Әмма, Аллага шөкер, группабызны “селкетүче” укытучыбыз – Халисә апа бар. Аның кушуы буенча (дорфа ишетелсә дә, без үз белдегебез белән редакция бусагаларын таптый торган кешеләр түгел), һәркем үзенә билгеләнгән басма матбугат чарасына журналист күзәтүе ясарга тиеш иде. Миңа “Казан утлары” журналы “эләкте”. Һәм, билгеле, әлеге редакциядә кунак булу миндә искиткеч зур тәэсирләр калдырды. 
Редакциягә барганчы, журналның төрле саннарын “актарып”, мәгълүмат тупладым, һәм, дөресен генә әйткәндә, бу эшем шулай бетәр дә дип уйлаган идем. Алай булмады. Халисә апа журнал-газетага баруны зарури пункт итеп куйды. Чакырылмаган кунак булмас өчен, мин “Казан утлары журналы” исемле “Вконтакте” сайтындагы җитәкчегә журналның меңенче саны чыгу уңаеннан басылган “Сүнмәс утлар балкышы” китабын сорап хат яздым (аның кем булуы минем өчен әле дә сер). Миңа әлеге кешенең җаваплары бераз тупасрак тоелды. Әйе, хат язучыга 19 яшь булуына карамастан, журнал үзенең һәрбер укучысына хөрмәт белән карарга тиеш дип саныйм мин шәхсән. Шундый зыялы, югары дәрәҗәле әдәби журналдан алынган хәбәрдә “Исәнмесез”, гомумән, укучыга “сез” дип эндәшү кебек сүзләр булырга тиештер. Хатымда бер хата китүенә карамастан ( “кайдан” сүзендә “н” хәрефе төшеп калган). 
“Казан утлары”на барганда мин әле үземне әзме-күпме ышанычлы хис итә идем, ләкин “Татмедиа” бинасының пыяла ишекләрен ачуга үземне кая куярга белми башладым. Әле ярый төркемдәш кызларым белән барган идем. Биш минут чамасы сакчылар янына килергә куркып, бер урында таптанып торганнан соң, без дүртебездә булган бөтен батырлыкны бер итеп һәм кабат дүрткә бүлеп, үз матбагабызга керү өчен үткәрү карточкасын сорап алдык...
“Казан утлары”нда безне (төркемдәшем Айзилә иптәшкә керде) бик җылы кабул иттеләр. Баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов журнал турында бик тәфсилләп сөйләде, үзләренең төп проблемасы, укучылар белән ничек, нинди юллар белән аралашулары турында мәгълүматлар бирде. Берникадәр аралашкач, “Син Сәлахова Алсумы?” дип сорап куймасынмы! Аптырап һәм каушап куйдым, югыйсә мин, тәҗрибәсез һәм өйрәнчек журналист буларак, исемемне генә әйткән идем бит. 
– Әйе, сез мине беләсезме әллә, Рамил абый? – дип соравым булды, әңгәмәдәшем минем “Илһам” конкурсында катнашуымны да, күптән түгел генә “Казан утлары”нда шигырем басылуын да, районымдагы журналист, иҗатчы яшьтәшләремне дә санап үтте. Мин шаккаткан күзләремне нормаль халәткә китерә алмыйча:
–Кайдан беләсез сез боларны? –дип кенә сорый алдым. 
Баксаң, Рамил абыйның хатыны Яңа Чишмәдән икән. Һәм ул минем татар теле һәм әдәбияты укытучымның бик әйбәт танышы булып чыкты. Ләкин барыбер дә, ниндидер шигырьләр язып маташучы кызның кайларда катнашканын һәм, гомумән, нәрсәдер иҗат итүен истә калдыруы минем өчен искиткеч хәл иде. Гади кеше түгел Рамил абый, ни дисәң дә, гади түгел. Тирән гыйлемле булуы өстенә яхшы хәтерле кеше дә икәнлеген шушы вәзгыять исбатлады. 
Нинди китап эзләп йөрүемне белгәч, Рәфикъ абый Юныс үзенең шәхси бүлмәсендә сакланган “Сүнмәс утлар балкышы” китабын, журналга кагылышлы төрле буклетлар, Төбәкара фәнни-гамәли конференция материалларын туплаган “Казан утлары” журналы һәм милли мәдәният” исемле китабын чыгарды. Ә гамәли хезмәткәр Лилия Гатауллина журналның яңа санын бүләк итте. 
Шулай итеп, шәхсән үзем идеаль журнал дип санаган, күпме үрелсәм дә буем җитмәстәй, якынрак килсәм пешерердәй тоелган “Казан утлары” журналына бару тормышымдагы иң зур вакыйгаларның берсе булып, күңелемдәге истәлекләр киштәсенә кереп урнашты. Бу танышу озын гомерле булырмы, әллә инде оныкларыма сөйли торган бер кечкенә тарих кына булып калырмы, анысы инде уку йортымнан һәм уку программасыннан түгел, ә үземнән тора. Һәр танышуның кеше гомерендә эзе кала дигән сүзләргә ышансак, без киләчәктә тагын очрашырбыз әле, данлы “Казан утлары”!

Источник информации: Алсу Сәлахова