21 декабря 2015
Китапның киләчәге бармы?

Яңадан-яңа технологияләр барлыкка килгән чорда, электрон китаплар, интернет челтәре өстенлек алуга карамастан, урамда, метро, автобуста чын кәгазь китап укып баручылар юк түгел. Кызык, студентлар арасында кемнәр китапларның кайсы төренә өстенлек бирә икән?

Ландыш Гарифуллина, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

"Минемчә, китап уку беркайчан да актуальлеген җуймаячак. Мин китап укымаучыларга гомумән кырын карыйм. Фильмнар карап кына үз фикереңне, сөйләм телеңне яхшыртып булмый. Китап уку ул сәяхәт итү кебек, иң кызыгы, бу сәяхәт төрле гасырларга, елларга, дәүләтләргә була ала. Мин электрон китаплар уку ягында түгел, өйдә электрон китабым тузан җыеп ята."

Алисә Тимофеева, Педагогика һәм психология институты:

"Китап сөйләм телен үстерә, грамоталы язарга ярдәм итә. Кәгазь китапны кулга тотып, битләрен актара-актара уку – үзе бер рәхәт бит ул."

Руслан Хөснетдинов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

"Транспортта барган вакытта игътибар иткәнем бар, күпләр планшеттан, смартфоннардан китап укуны кулай күрә. Ләкин китапның үзен тотып уку – барыбер икенчерәк. Бәлки шулай ияләнгәнгә безгә шулай тоеладыр. Хәзерге балалар аны кечкенәдән электрон варианттан укып үссә, аларга кәгазь китап берничә елдан кыргый тоелырга да бик мөмкин."

Фаил Гыйниятов, КФУның Алабуга институты:

"Мин электрон китаптан укуны кулайрак күрәм, ләкин кәгазь варианты да тормыштан төшеп калыр дип санамыйм."

Динара Хәбибуллина, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

"Китап – ул якын дус. Бүгенге көндә кирәк һәм кирәк булмаган мәгълүмат алу өчен  электрон чаралар бик күп, ләкин кәгазьгә бастырылган китапны алар белән чагыштырып булмый."

Источник информации: Адилә Гыйлаева