10 декабря 2015
Актлар залында "Чәчәкләрдә төсе, җирдә җылы эзе калды..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, татар әдәбияты кафедрасы татар халкының яраткан шагыйре Х.Туфанның юбилее һәм әдәбият елын йомгаклау уңаеннан Актлар залында “Чәчәкләрдә төсе, җирдә җылы эзе калды...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә шагыйрь иҗатын һәм язмышын берләштергән “Туфан – шигърият хакиме”, “Туфан язмышы, Туфан фаҗигасе...”, “Туфан мәхәббәте” блокларына бәйле оештырылган иде.

Кичәне Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачып җибәреп, институтта әдәбият елы уңаеннан оештырылган чаралар хакында сөйләде, Х.Туфан шәхесенең һәм иҗатының татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары өчен аеруча якын булуын да билгеләп үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт шагыйрьнең татар поэзиясе үсешенә керткән өлеше хакында сөйләде, ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты үсешендә генә түгел, татар халкы язмышында да  Х.Туфан иҗатының  искиткеч зур урын тотуын ассызыклады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Роза Туфитуллова Хәсән Туфан турында истәлекләре белән уртаклашты, чыгышында Туфан йолдызлыгын ачу тарихына да тукталды.

Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары Айзилә Батрханова, Илназ Сибгатуллин, Айгөл Галәветдинова башкаруында Х.Туфанның лирик шигырьләре укылды, бу чыгышлар аеруча тәэсирле кабул ителде. Татарстанның Халык җырчысы Миңгол Галиев, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Рәгъде Халитов, “Россия – 1 Татарстан” каналы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студенты Алсу Габдуллина башкаруында Х.Туфан сүзләренә язылган җырлар яңгырады. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь артистлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискуновларның алып баручылар буларак чыгышлары, Илфак Хафизовның Шагыйрь ролендә уены тамашачыда аеруча матур тәэсир кадырды. Бу чыгышлар кичәнең йөзек кашы булды дисәк тә артык булмас. Хәсән Туфанның үз иҗаты кебек үк җылы һәм лирик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.  

Источник информации: И.Галиәкбәрова, 10.2. – 202 группа студенты