10 декабря 2015
Ислам хокукы һәм икътисады мәктәбе

14-20 декабрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты “Россиянең бүгенге заман ислам хокукы һәм икътисады” дип аталган кышкы мәктәп укулары узачак. Әлеге чара КФУ, Россия ислам институты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Идел буе квалификация күтәрү үзәге белән берлектә оештырыла. Атналык укулар түбәндәге юнәлешләрдә белем туплауны тәкъдим итә: “Ислам хокукына кереш”, “Россиядә ислам икътисад-хокук модельләрен тормышка ашыру”, “Ислам икътисады һәм  хокукы чит илләрдә”.  Кышкы мәктәп программасы 34 академик сәгатькә исәпләнгән. Дәресләрне Россиянең һәм чит илләрнең ислам икътисады һәм хокукы өлкәсендә танылган экспертлары үткәрер дип көтелә.

Источник информации: Мәрьям Насыйрова