07 декабря 2015
Яна кәрәзле телефон

КФУда узган Ачык лекция кысаларында, ИТИС Югары мәктәбендә Qualcomm компаниясе вице-президенты Джордж Виттен чыгыш ясады. Очрашу барышында ул патентлы гаризалар бирү һәм шул өлкәдә акча эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан тыш, Джордж Виттен тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән кәрәзле телефоннар турында сөйләде. «Бүгенге көн технологияләре ярдәмендә студентлар кәрәзле телефоннарның өр яңа модельләрен булдыра ала», – дип беледерде ул. Ә ИТИС Югары мәктәбе студентларының бу өлкәдә уңышларга ирешү мөмкинлеге бигрәк тә зур.

Источник информации: Darelfөnүn газетасы