01 декабря 2015
КОТЛЫЙБЫЗ!

30нчы ноябрь көнне Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмати үзәктә “Беренче курслар бәйрәме”нең 22нче Гала-концерты узды. Әлеге вузара фестивальдә Казанның КФУ, КНИТУ, КАИ, ПГАФКСИТ, КГАСУ, КГЭУ, ИЭУП һәм башка югары уку йортларының талантлы беренче курс студентлары көч сынашты.

Студентлар берсеннән-берсе матур чыгыш ясады. Концертта, жюри тарафыннан сайлап алынган алдагы турларның иң уңышлы номерлары куелды. Моңа нисбәтле бәйрәмне алып баручылар да, оештыручылар да: “Бүгенге беренче курс студентларының чыгышлары моннан ун-унбиш ел элек булган студентларныкыннан күпкә аерыла, күпкә көчлерәк, тәэсирлерәк,” - дип кат-кат кабатладылар. Бу чыннан да шулай. Чараның югары дәрәҗәдә узуына, киң масштаблылыктан тыш, фестивальнең 3 сәгать дәвамында берничә телевизион камерага төшерелүе дә күрсәткеч булып тора. Шул исәптән, Universmorti  беренче студентлар каналының онлайн трансляциясе дә.

Безнең институтның гына түгел, хәтта университетның да данын яклаучылар рәтендә: “Яшьлек” һәм “Art works” бию ансамбльләре иде. Без әлеге төркемнәрнең чыгышлары күп тырышлык һәм көч сораган эшнең нәтиҗәсе булуына ышанабыз. Моннан тыш, тамашачы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Tatar style” мода театры иҗат җимешләре белән танышты.

Әлбәттә, катнашучылар һәм иҗади коллективларны бүләкләү тантанасы да булып узды. Алар арасында КФУ студентлары: Мария Рябова, “Яшьлек” бию ансамбле, “Melody” вокаль ансамбле, “Индиго” бию ансамбле,  “Оклахома” вокаль инструменталь ансамбле, “The Freshmen” вокаль коллективы дипломга лаек булдылар.  “Art works” бию коллективы исә “Алтын лауреат” дип танылды!

Оештыручылар җиңүчеләрне котлап, рәхмәтләрен белдерде, матур теләкләр юллады. Балалар һәм яшьләр эшләре башкарма комитеты рәисе Миронов Сергей Алесандр улы әйтүенчә: “Студент тормышының дистә елларга күркәм хәтирә булып иң истә кала торган мизгелләре – ул бердәм команда рухы, үзеңне шул команданың мөһим өлеше итеп тою һәм бергә уңышка ирешү бәхете.” Шуңа күрә без дә, әлеге казанышыгыз алга таба сезнең иҗади һәм иң кызыклы студент елларыгызның чишмә башы булыр дип ышанып, уңышлар теләп калабыз!      

Источник информации: Массарова Алия, 2 курс студенты