23 ноября 2015
Казан федераль университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә "Сәхнә+" дип аталган театр тәнкыйтьчеләре мәктәбенең чираттагы дәресе булып узды

Казан федераль университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә “Сәхнә+” дип аталган театр тәнкыйтьчеләре мәктәбенең чираттагы дәресе булып узды. Әлеге мәктәп узган елны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, Казан федераль университеты һәм “Сәхнә” журналы редакциясе тарафыннан оештырылды.  Мәктәпнең төп максаты – яшь театр тәнкыйтьчеләре әзерләү. Бу мәктәпкә йөрүче шәкертләр театрларның соңгы премьераларын карый, төрле спектакльләргә рецензияләр яза, бер-берсе белән фикерләрен уртаклаша һәм, иң мөһиме – танылган режиссер, драматург, артистлар белән даими рәвештә аралашып торалар. Чираттагы утырышта да студентлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, педагог Фәрит Бикчәнтәев белән очраштылар. Моннан тыш, кичәне оештыручылар арасында “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр һәм татар әдәбияты кафедрасы профессоры Әлфәт Закирҗанов та бар иде.

Булачак тәнкыйтьчеләр режиссерга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Нигездә, бүгенге көн яшьләрен татар театрының киләчәге, актер һәм режиссер эше, алар арасындагы мөнәсәбәтләр, сәхнә һәм сәхнә арты тормышы, спектакльләрнең аерым бер бәхәсле моментлары кебек киң масштаблы сораулар кызыксындырды. Фәрит Бикчәнтәев аларның барысына да тәфсилле итеп җавап бирде, студентларны театрны хөрмәт итәргә өндәде. Бары тик шул чакта гына театр өчен файдалы һәм нәтиҗәле эшләр башкара алу мөмкинлеге хакында әйтте. Камал театрының баш режиссеры үзенең ачыклыгы, гадилеге белән аерылып тора. Очрашу вакытында, бер студентның соравы буенча, ул үзенең репетицияләренә дә килергә рөхсәт бирде.

Шәкертләр очрашудан бик канәгать калды. Киләчәктә алар үзләренең эшчәнлегендә дә Фәрит Бикчәнтәев биргән киңәшләрне, һичшиксез, файдаланырлар. 

Источник информации: Закирзянов Альфат Магсумзянович