26 ноября 2015
КФУ БДИга әзерли

2015 нче елның 19-20 нче ноябрендә «Республиканский центр мониторинга качества образования» үзәгендә «Повышение роли экспертного сообщества в формировании региональной системы оценки качества образования» IV халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

Катнашучылар алдында ТР МОиН гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Федорова Т.Т., "ФИПИ" ФГБНУ үзәге директоры урынбасары Котова О.А. чыгыш ясадылар.

Конференциядә берничә секция эшләде. Шулар арасында «География» секциясе дә бар иде. Биредә КФУның Географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Гайсин И.Т. , доцент Веселова Е.И. һәм доцент Самигуллина Г.С.  чыгыш ясадылар. Алар география буенча ОГЭ һәм БДИга әзерләнү мәсьәләләренә игътибар иттеләр. 

Источник информации: Рөстәм Фархуллин