16 ноября 2015
КФУ галимнәре ачыш ясаганнар

КФУ галимнәре зур ачыш ясаганнар. Алар, тычкан һәм күсе балалары мисалында, озак вакыт дәвамында баш мие эшчәнлеген өйрәнгәннәр. Тикшерүчеләрнең сүзләренә караганда, яңа туган күсе һәм тычкан балаларының үсеше кеше эмбрионы үсеше белән бертөрле икән.

Тикшеренү нәтиҗәләре эпилепсия кебек баш мие авыруларын дәваларга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, ачыш эмбрионның йөклелекнең икенче яртысындагы халәтен , физиологиясен тикшерергә һәм махсус дарулар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

КФУ галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре Америка нейробилогия җәмәгыяте тарафыннан нәшер ителәр торган Journal of Neuroscience журналында басылган.

Источник информации: Darelfөnүn газетасы