11 ноября 2015
Өч көн интернетсыз яки җәйге хәтирәләр

Белгәнебезчә, хәзерге күпчелек яшьләр җәйге, гомумән, бар каникулларын компьютер кыршында утырып үткәрәләр. Яңа чыккан фильм карарга, төрле уеннар уйнарга ашкына. Бакчадагы чүп тә, өйдәге тузан да мөһим түгел. Әнинең кат-кат әйткән сүзләре дә арткы планда кала. Хәтта урамга да чыкмый кайберәүләр! Хәер, мин үзем дә шушы исемлектә исәпләнәм. Көннәр-төннәр буе вконтактеда “чокынам”. Янәсе, хәзерге заман баласы интернетсыз яши алмый.

  Шулай җәйге бер көндә, озак кулланудан кызып, телефон сүнгәч кенә, тирә яктагы дөньяга игътибар иттем. Йә Алла, күптән түгел яңгыр яуган бит. Әнә  салават күпере дә чыккан. Ә мин сизмәгәнмен дә.  Күрше бүлмәдә телефон шалтырый: . Римма авылга көтүгә кайтырга тәкъдим ясады. Бер карасаң шәп фикер инде бу! Минем беркайчан да көтү көткәнем юк бит. Икенче яктан әнине күндерергә кирәк. Шулай итеп, Илсинә бер минутта “Золушка”га әйләнде. Көтүгә барыр өчен миңа өч тәрәзә юасы һәм өй җыештырасы бар. Шулай итеп алда әле ике сәгать. Димәк, өмет бар!

  Эшләр бетте, юлга чыктым. Шулай итеп, мин үземне сынап карарга булдым. Өч көн телефонсыз һәм интернетсыз.

  Беренче көн

  Төп-төгәл сәгать 5 тә уянырга! (Көндезге 11 дә генә торган кешегә бу бик кыен булды).Тик тырыштым. Ашап та тормыйча, көтүгә киттек. Безгә сарык көтүе көтәргә туры килде. Авыз колакта. Иң беренче көтү бит! Бераз утыргач, иртән ашамаганым сиздерә башлады. Йөгертеп кенә Римма белән икебезгә ашарга алып килдем.Тукландык. Өч сәгать чамасы үтте. Эссе. Кыздыра. Ничек йоклап киткәнемне дә сизмәдем. Уянсам, Римма велосипедта сарык куып йөри, көчле җил башланган. Күк күкри. Мин инде куркуымнан агач астына кереп утырдым. Ерактан көлгән тавыш ишетелә. Римма агач астында утырганымнан көлә икән. Яшен бит агачны ярата! Шулай итеп, ике кыз яланда бозлы яңгыр астында көтү көттек. Кайткач, әби  бездән рәхәтләнеп көлде. Шуннан мунча кереп чыктык та, йокларга яттык. Интернетка керәсе килә! (Бәлки берәр чибәр егет хат язгандыр, ә?) Беренче көнем яхшы гына тәмамланды дип уйлап ятканда гына... “Илсинә, тор инде, йоклама!” – дип кемдер төртә. Әһә! Римманың планнары икенчерәк булган икән. Сәгать беренче ярты. Димәк, минем икенче көнем башланды.

  Икенче көн

  Тиз генә киендек тә, әби уянганчы диеп, урамга чыгып киттек. Эх, төнге авылның саф һавасы! Клубка таба атладык. Римма егете белән күреште. Ул үзенең дустын алып килгән икән. Мансур исемле егет булып чыкты. Шуннан бергәләп Кәзкәй авылына киттек. Нәрсә калган анда диярсез? Җиләк! Әйе, әйе! Күз алдына гына китерегез, сәгать төнге икеләр тирәсендә ике кыз, ике егет  мәктәп бакчасында җиләк ашый! Иң куркыныч, әмма күңелле мизгелләр. (Әле бит каравылчыга да тотылмаска кирәк!)

Җиләк белән туенгач, су буена таң каршыларга төшеп киттек. Ниһаять, сәгать 5 тә кайттык та, һәрберебез үзенең хис-кичерешләрен сөйләп, йокларга яттык. Сәгать көндезге икеләр тирәсендә генә тордык без. Әби безнең соң кайтканны белгәч, көтүгә бабайны чыгарып җибәргән икән. Җәза итеп безгә бәрәңге төбенә өяргә кушты. Ни хәл итик инде, бергәләп тиз генә өеп чыктык. Тәмам хәлдән таеп беткәч, ни күрик, җизни ике өем печән кайтарган. Бу хәлне күреп, Римма белән телләрне тешләдек. “Менә шулай ул, кызыкайларым, әбидән качып йөрсәң,” – диде дә әби, күздән дә югалды. Бер ике сәгать эчендә өеп тә куйдык печәнне. Юынып та тормыйча, диванга аудык. Интернет кайгысы юк монда!

  Өченче көн

  Кошлар сайравына уяндым. Тәрәзәдән  кояш нурлары иркәли. Рәхәт! Кичәге тырышлыкларыбыз өчен бабай су буена алып китте. Сөн елгасында коендык, күп итеп балык тоттык. Аннары уха пешереп ашадык. Эх, рәхәтлеге! Мәңге онытылмас мизгелләр бу! Шушы өч көндә тормышның  бар тәмен татыдым мин. Ә, Интернет диярсез? Ә нәрсә әле ул? Шаяртам инде. Дөресен әйткәндә, мондый мизгелләрне кичергәндә, интернет кайгысы да калмый.   Димәк, интернет ятьмәсеннән котылыр өчен бер генә ысул: ул да булса авылга таярга! Әби һәм бабай янына! 

Источник информации: Илсинә Баттал