10 ноября 2015
"Кыйммәтләр сагында яки Гашыйклар тавы"

“Үтәр еллар, без дә бервакыт кемнәрдер өчен борынгыларга әйләнербез. Киләчәктәге яңа дәвер кешеләре безне сагынып яд итәрләрме, әллә үзләре өчен генә яшәгәннәр, хәрабәләр генә калдырганнар дип рәнҗеп, каһәрләп искә төшерерләрме? Бездән ни калыр: яңа Тукай, Сәйдәшләрме, әллә “заман өчен искергән” дип, үз халкының рухыннан ваз кичкән нәсел-нәсәпсезләрме?” Әлеге сораулар Илдар абый Юзеев тарафыннан XX гасырда ук куелуына карамастан, бүгенге көндә дә бик актуаль. Алай гына да түгел, заманнар бер-берсен алыштырган саен табигатьне саклап калу, гореф-гадәтләрне истә тоту, сугыш, эчкечелек, әхлаксызлыкка каршы тору проблемалары кискенләшә бара. Кеше исә – табигать баласы, кешеләрдә булган кыйммәтләр сакланганда гына, табигый бөтенлек саклана ала.

Әлеге мәсьәләләрне истә тоту максаты белән Казан Федераль университетының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөгаллимнәре һәм студентлары 9нчы ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булды. Әлбәттә, сүз Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” спектакле турында бара. Автор төп геройлар – Мөнирә белән Сәетнең мәхәббәтен, “Гашыйклар” тавы язмышын сурәтләү аша кешелекне бүген дә уйга калдырган сорауларга җавап эзли һәм укучыны да моңа чакыра. Спектакльдә уйнаучылар үз эшен шулхәтле югары дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп башкарды ки, тамашачы геройлар дөньясына чумып, алар белән бергә көлде, бергә кайгырды. Спектакль тәмамлангач та, күңелләре тулып елап чыгучылар бихисап иде. Студентлар уен карау белән генә чикләнмәделәр, Зәкирҗанов Әлфәт абый Мәгсүмҗан улы тәкъдиме белән артистлар турында да күбрәк белә алдылар. Әңгәмә дә, спектакль кебек үк, шактый файдалы һәм кызыклы үтте.

Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Киләсе буыннарга тиешле мирасның сакланып калуын, аларның якты киләчәген теләсәк, без, беренче чиратта, үзебезнең эчебездә сакланган кыйммәтләргә игътибар итәргә, төгәлсезлекләрне аңлы рәвештә, соңыннан үкенерлек юл калдырмыйча, төзәтергә тиеш. Бу эштә зур ярдәм күрсәткән, шундый чаралар ярдәмендә дә тырышлыкларын безгә сала барган татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге җитәкчеләренә, зирәк укытучыларыбызга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Источник информации: Мәссарова Алия, 2 курс студенты