27 октября 2015
"Сковородка" ни өчен кирәк?

«Ууух, бүген 4 пара укыйсы бар» дип, аякларыңны көчкә сөйрәп, уку йорты ишеген ачып керәсең һәм... каршыңа авызы колакта, колагы еракта булган төркемдәшләрең килеп чыга. «Беренче дәрес булмый, безнең хәзер буш вакыт бар!» – диләр. Көлсәң көл, еласаң ела. Сәгать ярым өчен генә өйгә кайтып торуның мәгънәсе юк, китапханәгә керәсе килми, ә кибетләр әле ачылмаган. Инде нишләргә, дип уйлыйсыңмы? Әлбәттә, урамда саф һава сулап, китап укып утырырга. Ә КФУның төп бинасы каршында урнашкан «Сковородка» сине һәрчак үз кочагына алырга әзер.

Сковородка... Ярымтүгәрәк рәвешендә урнаштырылган урындыклар өчен бик кызыклы исем. Килешәсезме? Ни өчен шулай аталган икән соң ул?

Элеккеге заманнарда славяннар «сковрода» яки «сковрада» дигән сүзләрне кулланганнар. Телчеләр билгеләвенчә, «сквара» ут, ялкын, кайнар сүзләренә тәңгәл килә. Ә чех һәм поляк телләрендә  «сквар» сүзе кайчандыр «кояш» мәгънәсен аңлаткан.

Уйлап карасаң, КФУның төп бинасы каршындагы мәйданчыкка «сковородка» сүзе туры килә икән бит. Чөнки аңа һәрвакыт кояш нурлары төшкән була. Ә сессия вакытында исә, кызлар-егетләр сковородкада «кайный» башлыйлар.

Студентлар үзләре исә «Сковородка ни өчен шулай атала?» дигән сорауга, «Бәлки, таба формасында булгангадыр» дип җавап бирәләр.

Уйланыр өчен урын бар бугай, дуслар. Әгәр дә синдә сковородканың яки атамасының барлыкка килүенә бәйле фикерләр булса, безнең белән дә бүлешергә онытма.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова