25 октября 2015
"Илһамлы каләм" – илһамландыра...

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге тарафыннан яшь иҗатчылар өчен ике зур бәйге - “Илһамлы каләм” һәм “Шигъри сабантуй” бәйгеләре игълан ителгән иде. Бәйге 25нче сентябрьга кадәр дәвам итте. 19 нчы октябрь көнне әлеге институт бинасында бүләкләү тантанасы булып узды.

“Шигъри сабантуй”да шигърият буенча, ә “Илһамлы каләм”дә проза, драматургия һәм публицистика буенча иҗат ителгән әсәрләр бәяләнде. Барлыгы – 400гә якын эш бәйгедә катнашты.

Иң башлап, “Илһамлы каләм” конкурсына килгән кунаклар өчен мастер-класслар оештырылды. Өч сәгатькә якын барган бу очрашу-аралашу барышында яшь иҗатчыларны борчыган мәсьәләләр каралды, күп сорауларга җавап табылды. Гомумән, тел, әдәбият, татар рухы, гореф-гадәтләр турында сорауларга Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, Ләйлә Минһаҗева, Әлфәт Закирзяновлар җавап бирде.

“Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр бәйгесендә укучылар эшләрен “Иң яхшы чәчмә әсәр”, “Иң яхшы драма әсәре”, һәм “Иң яхшы публицистик әсәр” номинацияләре буенча җибәрделәр. “Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү өчен сүз “Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Закиров һәм Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллинага бирелде.

“Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә җиңү яулап, 1нче урынны алу бәхетенә ирешүче - Мөбәрәкшина Зилә Нияз кызы (җитәкчесе - Нурмиева Гөлгенә Вазыйх кызы) булды. 2нче урынга ике укучы лаек булды: Низамиева Илүзә Фәнис кызы (җитәкчесе - Саттарова Әнисә Рәфыйкъ кызы) һәм Шәрипова Алинә Рафил кызы (җитәкчесе - Юнусова Лилия Мирза кызы). 3нче урынны өч укучы яулады: Хәлимова Гөлъяз Заһит кызы (җитәкчесе – Дәүләтова Рушания Фатыйх кызы), Хәмидуллина Миләүшә Марс кызы (җитәкчесе - Вәҗиева Илсөяр Фәрит кызы), Шакиров Риназ Илшат улы (җитәкчесе - Сөнгатуллина Нурзилә Мансур кызы).

“Иң яхшы публицистик әсәр” номинациясендә җиңүчеләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, прозаик, “Безнең мирас” журналын тарату һәм реклама бүлеге җитәкчесе Рәдиф Сәгъди һәм филология фәннәре докторы Әлфәт Мәгсүмҗан улы Зәкирҗанов котлады.

“Иң яхшы публицистик әсәр” номинациясендә җиңүче дип Фәррахова Гүзәл Илфат кызы танылды. 2нче урын алучылар: Гайнуллина Айгөл Шамил кызы (җитәкчесе - Юнусова Лилия Мирза кызы) һәм Гайфуллина Алинә Зөфәр кызы (җитәкчесе - Мөбәрәкшина Гөлнур Минфатих кызы). Ә 3нче урында исә: Габбасова Диана Артем кызы (җитәкчесе - Самигуллина Венера Минсәгыйть кызы), Хәкимуллин Булат Айрат улы (җитәкчесе - Әхәтова Фәридә Фәйзрахман кызы) һәм Сабиров Айрат Ренат улы (җитәкчесе - Җәләлетдинова Гөлия Тәлгать кызы) дип билгеләнде.

“Иң яхшы драма әсәре” номинациясендә каләмен чарлап караган укучыларны котлау өчен сүз филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин һәм “Илһамлы каләм” бәйгесен оештыруда җаваплы мөгаллимә, филология фәннәре докторы Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага бирелде. 1нче урынны - Галимов Айбулат Фәһим улы (җитәкчесе - Галимов Фәһим Вилдан улы) яулады. 2нче урынга Муллахмәтов Рүзәл Илдар улы (җитәкчесе - Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы) лаек булды һәм 3нче урынны Гыйльманова Зөлфинә Рәмис кызы (җитәкчесе - Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы) алды.

Моннан тыш, “Илһамлы каләм” иҗат бәйгесе нигезендә махсус номинацияләр дә булдырылды. “Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек” номинациясендә Мәтҗанова Ләйсән Фәнил кызы (җитәкчесе - Мәтҗанова Рушания), “Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре” номинациясендә Садыкова Алсу Мансур кызы (җитәкчесе - Гыйльфанова Фәнилә Мирфайз кызы) һәм “Композицион осталык” номинациясендә Мифтахова Ильнара Рөстәм кызы (җитәкчесе - Сәмигуллина Венера Минсәгыйть кызы) бүләкләнделәр.

Бәйгедә барлык катнашучыларга, студентларга, укучыларга, бәйрәмне оештыручыларга, жюри әгъзаларына, алып баручылар: Эльвина Нәҗипова, Айгөл Галаутдиновага, сәхнәгә ямь өстәгән: Илназ Сибгатуллин, Айзилә Батырханова, Ленар Хамматов, Айгөл Миннегалиева,  Алсу Габдуллина һәм “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбленә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

Источник информации: Алия Мәссарова, 2 курс студенты