22 октября 2015
"Шигъри сабантуй" кайтавазы

19 октябрь көнне Казан федераль университетының Л.Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Илһамлы каләм” һәм “Шигъри сабантуй” бәйгеләре булып узды. Беренче конкурс мәктәп укучылары арасында үтте, икенчесендә исә студентлар да көч сынашты.

“Илһамлы каләм” яшь прозаик, драматург һәм публицистларны барласа, “Шигъри сабантуй” тезмә әсәр авторларын җыйнап, аларның иҗатын бәяләде. Алай гына да түгел, тагы “Трибун-шагыйрь” дигән аерым номинация дә бар иде. Монда инде авторлар үз шигырьләрен җыелган кунаклар алдында сәнгатьле итеп сөйләргә тиеш булдылар.

Тантананы яраткан мөгаллимәбез, остазыбыз Халисә Ширмән ачып җибәрде. “Трибун-шагыйрь”дә катнашучылар шактый җыелды – илле дүрт укучы һәм студент. Нинди горурлык бит! Күренекле татар зыялылары, хөрмәтле жюри әгъзалары – Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйльманов, Халисә Ширмән, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим куаныч өстенә куаныч өстәп, безне котладылар, күп файдалы киңәшләр бирделәр, тагын... үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Шул минутларда гына да алар безнең күңелләрдә никадәр очкын кабызды! Илһамланып, "шигъриләнеп" чыктым мин аннан...

Көндезге сәгать бердә йомгаклау тантанасы ачылды. Мәһабәт залыбыз яшь каләм тибрәтүчеләр, мөгаллимнәр, танылган әдипләребез белән тулы. Сәхнәдә берсеннән-берсе матур егет-кызлар... Гармуннар тартып, милли кием кигән бер төркем яшьләр әйләнә... Сабантуйга чакыралар! Моңлы, йөрәкләрне җилкендергеч җырлар бәйрәм белән бергә үрелеп бара... Искиткеч композиция.

Дусларым, “Шигъри сабантуй”да җиңү яулаган үзебезнең институтыбыз энҗеләрен сезгә тәкъдим итәм! Менә алар:

“Трибун-шагыйрь” номинациясе:

1 урын Закирова Гүзәл Рифат кызы Казан федераль университеты Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге 1 курс студенты

  II урын

1.  Ефимов Николай Петрович,  Фундаменталь медицина һәм биология институтының 2 курс студенты

2. Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы Арча педагогия көллиятенең 4 курс студенты

Ш урын

1. Хәбибуллина Ләйлә Фаяз кызы, Казан федераль университеты Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге 5 курс студенты

2. Сәләхова  Айсинә Рамил кызы, Актаныш муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»

3. Махиянов Айбулат Наил улы, Казан шәһәренең 7 нче лиөей-интернатның 9 сыйныф  укучысы

Кызыксындыру   бүләге

1. Рәкыйпова Юлия Илгиз кызы, Казан федераль университеты Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студенты

2. Муллагалиева Лилия Флүс кызы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе М.Вахитов исемендәге №2 гимназия укучысы

3. Сабиров Камил Айрат улы,  РТ Түбән Кама районының  “24 нче лицей- интернаты укучысы

"Яшь батыр" номинациясе

1 урын

Мортазина Гөлүсә Байрак кызы, Татарстан Республикасы Арча районы Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә Байрак кызы. Укытучысы - Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы.

2 урын

1. Арикеева Гөлүсә Илдус кызы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернаты”ның 11 нче сыйныф укучысы. Укытучысы - Галимҗанова Сания Вагыйз кызы.

2. Каримова Альбина Айдар кызы, Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Гимназия №1”. Укытучысы - Закирова Роза Әхмәд кызы.

3 урын:

 1. Хәмидуллина Миләүшә Марс кызы, Татарстан Республикасы Минзәлә районы "Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбе"нең 9 нчы сыйныф укучысы. Укытучысы - Вәҗиева Илсөяр Фәрит кызы.

2. Гыйбадуллина Әдилә Әзгам кызы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Югары Налим урта гомуми белем мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы. Укытучысы - Гыйбадуллина Роза Солтангали кызы.

3. Махиянов Айбулат Наил улы, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Яңа-Савин районы “7 нче Лицей-интернат ”ының 9 сыйныф укучысы. Укытучысы - Мансуров Алмаз Илдар улы.

"Сабантуй батыры" номинациясе

1 урын Хәбибуллина Ләйлә Фаяз кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 5 курс студенткасы

2 урын:

1. Ефимов Николай Петрович, Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология инстиутының 2 курс студенты Ефимов Николай Петрович

2. Әмирова Рузилә Талиб кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 1 курс студенткасы Әмирова Рузилә Талиб кызы

3 урын:

1. Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 4 нче кус студенты Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы

2. Закирова Гүзәл Рифат кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 1 курс студенткасы

3.  Шигапова Гөлүсә Наил кызы

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 4 курс студенткасы

Кызыксындыру бүләге:

Сәләхова Алсу Рәмис кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 2 курс студенткасы

Батырларыбызны, сабантуйчыларыбызны котлап, йомгаклап, берничә теләк әйтәсем килә: һәрбер иҗатчыга илһам/илһамияләрнең ешрак килүен, каләмнәренең нык һәм очлы булуын, кояш һәм елмаюлар телим! "Ялкын" журналының бүлек мөхәррире, әллүкиче Айгөл апа Абдрахманова әйтмешли, “...Күзләрегездә чаткы, йөрәгегездә “Әллүки”, тормышыгызда "Шигъри сабантуй"лар күп булсын!”

Источник информации: Рузилә Әмирова, 1 курс