Күптән түгел Universmotri телеканалында "Твердый знакЪ" дип исемләнгән ток-шоу эфирга чыкты. Бу бик үзенчәлекле һәм тамашычылар өчен кызыклы проект булып чыкты.
Әлеге ток-шоуның төп шарты – провокация, интрига һәм парадокс. «Нәкъ менә шуңа күрә без тәкъдим иткән темалар парадоксаль яңгырый», - диде проект җитәкчесе Марина Гатцемайер-Хакимова.
Тапшыру барышында «Тормышта уңышка ирешү өчен югару белем алу кирәкме? Алган белемнәр киләчәктә кирәк булачакмы? Вакыт, көч түгү һәм яшьлегеңне югары белем алуга багышлау дөресме?» кебек сораулар яңгырый. Шул сорауларга җаваплар эзләнә.