15 октября 2015
Татар мәдәнияте – безнең мотивациябез

14нче октябрь көнне Казан Федераль университетының Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән VIII Республикакүләм вузара студентлар олимпиадасы булып узды.

Катнашучыларны сәламләп, институтыбызның директоры Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов барчасына да котлауларын ирештерде, чөнки, аның сүзләренчә, монда килгән студентлар, олимпиаданың әлеге этабына барып җитүләре белән үк мактауга лаек. “Татар телен белгән кешенең, кайда укуына карамастан, башка төрки халыклар белән аралашу мөмкинлеге бар”, - дип, ассызыклап үтте ул.

Чыннан да, быел чит илдән килгән олимпиадада катнашучы студентлар саны тагын да артты. Алар арасында Төркмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Япония, Вьетнам, Кытай илләре вәкилләре дә бар.

Елдан-ел махсус әлеге олимпиада процессында катнашучы Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр дә Рәдиф Рифкатович сүзләрен раслады.  Ул студентларга чын күңеленнән: “Сез шундый бәйгеләрдә катнаша алуыгыз белән бәхетле. Без татар телен өйрәнгәндә мондый мөмкинлекләр юк иде. Татар мәдәнияте – безнең мотивациябез булды”, -диде.

Шулай ук, узган ел VII вузара студентлар олимпиадасының гран-при иясе Сидорова Ксения дә катнашучыларны котлап, уңышлар теләде.

Институтның гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы доценты Фатхуллова Кадрия Сөнгатовна олимпиаданың ике аспекттан: лексик-грамматик белемнәрне һәм телдән сөйләмне тикшерүдән гыйбарәт булуын һәм олимпиада җиңүчеләре ни рәвешле билгеләнүләрен аңлатты. “Быел олимпиадада 169 катнашучы; шуларның 15% җиңүче һәм бер кеше гран-при иясе булачак”, - диде ул. “Ә инде бүләкләү тантанасы 21нче февраль – Халыкара туган тел көнендә булачак”, - дип куандырды.

Студентлар олимпиада эшләрен 3 сәгать дәвамында уңышлы рәвештә тапшырдылар. Нәтиҗәләрне 19нчы октябрь көнне филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтыннан карап булачак.

Источник информации: Алия Мәссарова