13 октября 2015
КФУда Халыкара олимпиада узачак

5-23 нче октябрь көннәрендә Казанда мәктәп укучылары арасында Астрономия буенча XX халыкара олимпиада узачак. Быел олимпиадада Румыния, Македония, Корея, Һиндстан, Италия, Армения, Казакстан, Швеция һәм Россиянең иң уңган, иң булган, астрономиягә баштан-аяк гашыйк 60 укучысы катнашыр дип көтелә.
Ярышларның өч турдан торуы билгеле:
1) теоретик белемнәрне тикшерү;
2) күзәтү туры;
3) практик өлеш.
Олимпиаданың күзәтү өлеше Казан федераль университетының В.П.Энгельгарт исемендәге Астрономия обсерваториясендә уздырылачак.
Астрономия буенча Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 2015нче елның 16нчы октябрендә Казан Ратушасында була.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова