12 октября 2015
КФУ өстәмә белем бирә

1нче октябрьдә КФУ Практик психология буенча семинарлар декадасын башлап җибәрде. Дүрт атна дәвамында студентлар, хезмәткәрләр һәм психология өлкәсендә үз белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен 10 тематик семинар тәкъдим ителә. Дәресләрне КФУның «Тренинг центр» укытучылары, психология, фәлсәфә һәм социология фәннәре кандидатлары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Париж фәнни мәктәп профессорлары алып барачак.

Источник информации: КФУ матбугат үзәге (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)