01 октября 2015
XI Халыкара төрки шигърият фестивале

Бүген, 1 нче октябрь көнне, Казанда XI Халыкара төрки шигърият фестивале "Şiir şöleni" башланып китте. Ул 4 нче октябрьгә кадәр барачак.

Бераз тарих. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган әлеге фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Госманлы дәүләтенә нигез салынган Бурса шәһәрендә ачыла һәм Анадолу Сәлҗүк дәүләтенең башкаласы Конья шәһәрендә төгәлләнә. 23 ел дәвамында фестиваль нинди генә төрки кыйтгаларны иңләми: Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Әзәрбәйҗан, Косово, Кыргызстан...

Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү.

Бүген ничек? Әдәбият елы уңаеннан Татарстанның башкаласы Казанда үткәрелә торган быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән 100гә якын шагыйрь катнашырга теләк белдергән. Фестивальнең җиңүчеләренә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылачак.

Фестивальне ачу тантанасы 1 октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында булды. Биредә тамашачыларны чит илләрдән килгән вәкилләрнең чыгышы, Татарстан сәнгать осталарының концерт программасы сөендерде.

Фестивальдә иң актив катнашучылар арасында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары дә бар.

2-3 нче октябрьдә фестиваль Татарстан Язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы генераль консуллыгында дәвам итәчәк. Биредә әдәбият сөючеләрне Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмүт Акиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемендәге салонннарда “шигъри фасыллар”, шигърият хакында фәнни чыгышлар, төрки тамырлар, әдәби-фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләр, мастер-класслар көтә.

4 нче октябрь көнне кунакларның Идел буйлап Болгарга сәяхәте дә фестивальнең онытылмас мизгелләренең берсе булып хәтердә калыр.