21 сентября 2015
Истанбул-Казан элемтәләре

Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Төркия галимнәре еш була. Җомга көнне бездә Истанбул техник университеты галиме Идел Курат Эвчимен белән Мәрмәра университеты докторы Ләйсән Шаһин булып китте. Аларның Казан сәфәренең максаты башка булса да, безнең институтка килү милләттәшләребез өчен бер изге гамәл булып санала. Ләйсән ханым үзе дә Казан университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган. Аннары Төркиягә китеп, Төркиянең иң алдынгы университеты булган Бугаз эче университетында магистратура укыган. 20 елга якын Мәрмәрә университетында эшли. Ә Идел ханым исә. Төркиядә яшәп хезмәт иткән мәшһүр татар галиме Әкъдәс Куратның оныгы. Ул бабасының эзләре буйлап килгән. Татарстан Республикасын, татар телен, татар мәдәниятен бик ярата, хөрмәт итә. Бик теләп “Ана теле” он-лайн мәктәбендә татар теле өйрәнә, балаларына да туган телен өйрәтергә тырыша.

Кунакларны институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов кабул итте. Сөйләшү барышында төп тема -  Төркиядә Каюм Насыйри институтының мәркәзен ачу эшләренә әзерлек мәсьәләсе булды. Ләйсән ханым Мәрмәрә университетында эшләнгән эшлэр турында сөйләде. Татар һәм рус телләре курслары оештыруга керешүен әйтте. Әңгәмә барышында уртак фәнни чаралар, журналлар  алмашу, “Tatarica” журналын Төркия югары уку йортларына тарату, бу  журналга Төркия галимнәрен җәлеп итү турында да сүз барды.