Тирә-юньдәгеләрне үзләренең эш-гамәлләре белән шаккатыру замана яшьләренең бер үзенчәлеге. Башкалардан аерылып тору, индивидуальлеккә ирешү өчен ниләр генә кыланмый алар?!
Шундый үзенчәлекле яшьләрне берләштергән гадәти булмаган төркемнәр дә бихисап. Инде карага манылып йөргән готларга, сәер эмоларга, шау-шулы металлистларга ияләнеп беткән идек кебек. Әле бер көнне яшь кенә егет тагын бер яңа агым турында сөйләде. Русча әйткәндә, «чудаклар» (ингл. «Jackass») итеп атыйлар алар үзләрен. Бу – үзенә күрә бер күңел ачу чарасы. Аларның төп максаты – тирә-юньдәгеләрне шаккатыру, аптырату. Jackass – ул яшьләрнең күңел ачу, юмор, адреналин алу өчен берләшүе. Биредә адреналин яратучы яшь каскадерлар катнашында төрле чаралар үтә. Саша белән без очраклы рәвештә таныштык. Карап торышка гади генә егет, башкалар кебек үк киенгән. Ләкин сүзләре, фикер сөреше башка. Аның сүзләре белән әйтсәк, бу төркемгә ул «кызык эзләп» килә. Төркемнең үз кануннары бар – беркайчан да бер-береңне кимсетмәскә, һәр кешенең фикерен хөрмәт итәргә. «Канун»нар үтәлмәгән очракта, аерым җәзалар каралган. Хәтта төркемнән куарга да мөмкиннәр. «Кешеләрнең нәрсә уйлавы безнең өчен мөһим түгел. Бары тик шундый кешеләр генә соры көннәргә нинди дә булса яңалык кертергә сәләтле», – ди Саша. 2002 елда зәңгәр экраннарга чыккан «Чудаки» фильмын әле күпләрегез хәтерлидер. Менә нәкъ шул кинодагыча, егетләр «трюклар», гадәти булмаган куркыныч күнегүләр ярдәмендә үзләренең ялын үткәрә, адреналин ала. Сашага исә кыялардан сикерү аеруча ошый икән. «Җәрәхәтләр турында оныттым инде. Бәрелмәгән, кара көймәгән җирем юк. Бер ай хастаханәдә дә ятып чыктым. Ләкин бу гына мине туктата алмый», – ди ул. Шушы сүзләрдән соң аптырап калдым. Минем яшьтәшләрем җәмгыятьтә камилләшүнең менә нинди юлын сайлый икән! Икенче бер «чудак» – Денис бу шөгылен ташлаган. Ни өчен, дигән соравыма ул: «Үземнең нинди акылсыз булуымны хәзер генә аңлыйм. Вакытны җилгә очыру, сәламәтлекне бетерү бит ул. Ярый әле дусларым дөрес юл күрсәтте», – дип, фикерләре белән уртаклашты. Мондый гадәти булмаган төркемнәргә җәмгыять, гомумән, каршы. Кемнән генә сорасаң да: «Пычрак, әдәпсез бит алар», – дип җавап кайтаралар. Яшь вакытта чыннан да башкалардан аерылып торасы, текә күренәсе килә. Ләкин бит адреналин алу өчен, нәкъ менә таудан сикерү я, алар фикеренчә, рухи яктан камилләшү өчен, тәнне булавкалар белән тишкәләү мәҗбүри түгел. Минемчә, мондый төркемнәр – җәмгыятьтә үз урыннарын таба алмыйча җә фаланучы, әти-әни игътибарыннан читтә калган, дөрес тәрбия алмаган яшьләр. Тирә-юньдәгеләргә, якыннарыбызга игътибарлырак булсак иде. Шул юл белән без аларны ялгыш адымнар ясаудан саклап кала алырбыз, дип ышанасы килә. Без экстрим яклымы?!