14 сентября 2015
КФУда иң яхшы күрсәткечләр!

КФУ студентлары һәм укытучылары сайлауларда актив катнаштылар. КФУ ректоры Илшат Гафуров та сайлауларга үз өлешен кертте. 

13 сентябрь бөтен Россия күләмендә бердәм сайлау көне буларак тарихка кереп калды. Россия халкына 1300 регион башлыгы, 90000 депутат арасыннан күңеленә якын булганы өчен тавыш бирергә кирәк иде. 

Татарстанлылар исә республика Президентын һәм муниципаль берәмлек депутатларын сайладылар. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, сайлауга бөтен Татарстанлыларның 84,88% барган. Казанда яшәүче КФУ студентларының 93,7% (5910 кеше), хезмәткәрләрнең 93,3% (3511) кеше тавыш биргән. КФУ мөгаллимнәренең 93,5% (9421 кеше) сайлауга барган. КФУ ректоры Илшат Гафуров сайлауга көннең икенче яртысында килгән һәм тавыш биреп киткән. 

Источник информации: Анна Кирпичникова (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)