14 сентября 2015
Казан федераль университеты аспиранты "Йолдызлы билет" Халыкара әдәбият премиясенә лаек булды

12 сентябрь көнне Казан ратушасында, "Аксенов-фест-2015" әдәби-музыкаль фестиваль кысаларында, "Йолдызлы билет" 9 нчы Халыкара әдәби премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

"Йолдызлы билет" премиясе әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм бүләкләү максаты белән тапшырыла. Премиянең үзенчәлеге - Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россиянең бөтен территориясендә, БДБ һ.б. илләрдән талантлар эзләү. Бу премия белән бүләкләү идеясен Казан мэры Илсур Метшин һәм Россиянең танылган язучысы мәрхүм Василий Аксенов тәкъдим иткән. 

Тантанада катнашучыларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. Ул яшьләргә рәхмәт белдерде һәм "Аксенев-фест" фестиваленың 10 еллыгына БДБ илләренең иң талантлы яшь авторларына ничек ярдәм итәргә һәм аларны Казанга бергә ничек җыярга икәнлеген уйларга тәкъдим итте.

Лауреатларны фестивальның попечительлек советы әгъзалары - «Октябрь» журналы баш мөхәррире Ирина Барметова һәм Россиянең танылган язучысы Евгений Попов бүләкләде.

Быел "Шигърият" номинациясендә Казан федераль университеты аспиранты Булат Ибраһимов лауреат булды.

"Проза" номинациясендә "Зулейха открывает глаза" романы авторы Гүзәл Яхина җиңде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, Россия Федерациясенең халык артисты Вениамин Смехов лауреатларга теләкләрен җиткерде.