27 августа 2015
Җәйне файда белән!

КФУ студентлары җәйге ялларын кояшта кызынып түгел, ә фән дөньясында зур уңышларга ирешеп үткәрәләр.


КФУда зур вакыйга: Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты студентлары Ильнур Мөхәмәтгалиев һәм Диана Хамматовалар 16-19 нчы август көннәрендә Иранның Хамадан шәһәрендә узган Математика буенча XVIII Халыкара олимпиадада өченче урын яулап кайттылар.

Студентларны математика буенча Халыкара олимпиадага Андрей Новиков әзерләгән. "Бөтен студентлар арасыннан нәкъ менә олимпиада биремнәрен үти ала торганнарын табып алырга кирәк. Кемдер университет күләмендәге биремнәрне бик яхшы һәм тиз чишә, ә олимпиада биремнәренә килеп җиткәч, көймәсе комга терәлә. Сәбәбе бер генә: олимпиада биремнәре калган барлык төр эшләрдән гаять авыр булуы белән аерыла".

А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары да җәй көннәрен файдалы итеп уздырырга тырышалар. Михаил Ягофаров, Руслан Лукин, Тимур Мәгъсүмов һәм Диләрә Хәйбрахмановалар Химия буенча VIII Халыкара олимпиадада катнашып, уртак зачетта беренчелекне яуладылар. Ләкин тырыш студентларыбыз өчен бу гына аз. Михаил Ягофаров һәм Руслан Лукин шәхси беренчелектә - алтын, ә Тимур көмеш медаль ияләре булып кайттылар.

Олимпиадада катнашучы студентларның сүзләренә караганда, уңышка ирешү өчен үз фәнеңне яхшы белү һәм зур тәҗрибә кирәк икән. Мәсәлән, быел алтын медаль белән кайткан Михаил Ягофаров һәм Руслан Лукин узган ел икенче һәм өченче урын ияләре булганнар. Шунысын әйтергә кирәк, Михаил да, Руслан да мәктәптә укыганда ук химия буенча Рәсәйкүләм һәм халыкара олимпиадаларда катнашып урыннар яулаганнар.

Химия буенча VIII Халыкара олимпиадада катнашу өчен укучылар айлар дәвамында ныклап әзерләнделәр, өстәмә биремнәр үтәделәр. Үзлектән дә әзерләнделәр, махсус дәресләр укыдылар, лекцияләр дә тыңладылар.
Егетләр-кызлар ирешелгән уңышларында тукталып калырга уйламыйлар.Тимур Мәгъсүмов, мәсәлән, конференцияләрдә катнашырга һәм, әлбәттә инде, аспирантурага укырга керергә, кандидатлык диссертациясе якларга хыяллана.

Источник информации: Анна Кирпичникова (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)