19 августа 2015
Белмәгәннең башы авырта!

Син Казан федераль университетына укырга керергә яисә аның эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып торырга телисеңме? Алайса, түбәндәге мәгълүмат нәкъ синең өчен!

Университетның рәсми сайты

Әгәр сезгә тиз арада гына университет белән бәйле телефон номеры, я булмаса e-mail кирәк, яисә бездә үтәчәк вакыйгалар белән кызыксынасыз икән, Интернеттан kpfu.ru адресын җыегыз. Биредә сез иң соңгы һәм дөрес яңалыклар, хәбәрләр белән танышырсыз. Казан федераль университеты турындагы иң соңгы мәгълүматлардан хәбәрдар булырсыз, университет тормышының үзәгендә кайнарсыз.

КФУның Матбугат үзәге

Матбугат конференциясе, медиа-план... Бу сүзләр күпләргә, бәлки, теория аша гына таныштыр, ә матбугат үзәгендә исә сез алар белән гамәлдә таныша аласыз. Сезгә студентларның PR-агентлык эшчәнлегендә катнашырга тулы мөмкинлекләр бар. Матбугат үзәге хезмәткәрләре шәһәр, республика газеталары битләрендә, телевизор экраннары, Интернет челтәрләре аша университет абруен күтәрү юнәлешендә эшли, киң җәмәгатьчелек белән элемтәләрне җайга сала, PR-акцияләр оештыра. Мәкалә, пресс-релизлар язарга өйрәнәсегез, эшлекле сөйләшү, әңгәмә кору технологияләренең асылына төшенәсегез килсә, матбугат үзәге нәкъ менә сезнең өчен.

Татар яшьләренең «DARELFӨNҮN» газетасы

«DARELFӨNҮN» – университет тормы шын, галим-мөгаллимнәр, студентларның уй-фикерләрен туган татар телебездә чагылдырган көзге ул. Яше буенча университет күләмендә барысыннан калышса да, мәгълүмат җәһәтлеге һәм татар телле укучыларны берләштерү ягыннан алда бара. «DARELFӨNҮN» газетасы «Ел студенты – 2012» республикакүләм бәйгесендә «Иң яхшы массакүләм матбугат чарасы» номинациясендә төп җиңүче булды. 2013 елда Россиякүләм «Медиа Покорение»фестивалендә «Иң яхшы корпоратив басма» номинациясендә I дәрәҗәле дипломга лаек дип табылды. Ә 2014 елда XVII «Бәллүр каләм - Хрустальное перо» конкурсында «ТРда чыга торган корпоратив һәм махсуслашкан массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә җиңүгә иреште. Редакция вәкилләре сәләтле, язу-сызуга һәвәс яшьләрне бик теләп һәм яратып үз сафларына алырга әзер!

КФУның «Казанский университет» газетасы

Әлеге газетаны, чын мәгънәсендә, университетның елъязмасы дияргә була. Газетага шулай ук теләгән һәр кеше яза, фикерен белдерә, университет тарихын теркәүгә үз өлешен кертә ала. Әгәр университет тарихын язышуда үзегезнең яңа алымнарыгыз, теләгегез бар икән, редакция ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Университетыбыз газетасын бергә гамәлгә кертик.

«UNIVER TV» телевидениесе

«UNIVER TV» телевидениесеннән сез университет кысаларында уза торган чаралар турында видеомәгълүмат ала аласыз. Телевидение хезмәткәрләре Казан студентлары турында гына түгел, ә бөтен Рәсәй, хәтта дөнья күләмендәге уку йортлары турында сюжетлар әзерли. Һәр көнне «Univer news» мәгълүмати программасы эфирга чыга. Әлеге телепрограмма аша сез кафедра, бүлек, факультет, институтларда һәм, гомумән, университетта ниләр булганын белә аласыз. «Фильмнар, әңгәмәләр» сәхифәсендә университет, укытучылар тормышы тулырак чагылыш таба. Абитуриентлар өчен махсус «Абитуриентка» сәхифәсе бар. Биредә үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба аласыз. «БДИга әзер бул» сәхифәсендә видеодәресләр урнаштырылган. «UNIVER TV» хезмәткәрләре әзерләгән материаллар ярдәмендә сез имтиханга әзерләнә аласыз. Телевизион тапшырулар эшләүдә син дә катнаша аласың!

Источник информации: Ләйлә Сабирова