02 июля 2015
Волонтерлык серләре

Казан − спорт шәһәре. 2013 елгы Универсиада, һәрдаим үткәрелеп торган спорт чаралары моңа ачык мисал. Быел Казаныбыз моны тагын бер тапкыр исбат итәчәк, чөнки 16 нчы тапкыр үткәрелә торган су төрләре буенча Дөнья чемпионаты спорт, су һәм җәйне сөючеләрне башкалабызга җыя. Бу зур чара 24 нче июльдән 16 нчы августка кадәр дәвам итәчәк.

 

Шунысы мөһим − әлеге чемпионат элек СССРда да, Россиядә дә үткәрелмәгән. Спортчылар алты төрдә (болар арасында гади йөзү, ачык сулыкта йөзү, суга сикерү һәм хай-дайвинг, синхрон йөзү бар) көч сынашачак. Бу ярышлар өчен шәһәрдә 3 мәйдан әзерләнә: Kazan arena стадионы, Казансу елгасы яр буе һәм су төрләре спорты сарае. Боларда ярыш уты, әйткәнемчә, 24 нче июльдә кабыначак. Ә бүген киң масштаблы әзерлек эшләре бара.

Универсиададагы кебек үк, спортчыларга һәм кунакларга волонтерлар ярдәм итәчәк. Әмма, 2013 ел вакыйгасыннан аермалы буларак, аларның саны бары 2500 генә. Күбесе КФУ студентлары булуы – сөенечле күренеш. Быелгы җәйне кызыклы һәм файдалы үткәрергә, ягъни волонтер исемен горур йөртергә әзерләнүчеләр арасында Гөлназ Гатауллина да бар. Гөлназ − Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе бүлегеннән, чыгарылыш курс студенты. Бүген аның өчен дулкынландыргыч мизгелләр − дәүләт имтиханнары, диплом яклау инде артта калган. Ә җәй көтелмәгән сюрпризларга бай булыр, мөгаен, ди ул.

 

− Гөлназ, моңарчы волонтер булганың бар идеме? Истәлекләрең белән уртаклашсаң иде. 

− Бик күп чараларда волонтер булырга туры килде, һәрбер чара үзенә күрә кызык, үзенә күрә мавыктыргыч. Шуларның иң истәлеклесе, әлбәттә, Универсиада-2013. Ярышларның соңгы көннәрендә кич белән Универсиада авылында Change («ченч» − алмашу) башланды. Спортчылар киемнәре, атрибутикалары белән алмашты. Гарәп спортсмены Хәбиб аңлатканча, спортчылар арасында бер традиция икән бу. Шулай алмашкан әйберләр истәлеккә кала һәм ул илгә чакырып тора, диләр. Миндә бик күп илләрнең значоклары истәлеккә калды, Оман, Төркия, Малайзия, Тайланд, Бразилия һ.б. ил вәкилләреннән истәлеккә калган футболка, бейсболкаларны да кадерләп саклыйм. «Алмашу» вакытында бик күп спортчылар белән таныштым, кайберләре белән бүген дә аралашабыз. Бигрәк тә мөселман иле вәкилләре бик теләп һәм зур хөрмәт белән аралаша иде. Мөселман икәнебезне белгәч, инде бөтенләй «oh, my sister!!!» (о, кыз туганым) дип, тагын да якынрак күрәләр иде.

− Гөлназ, быел үтәчәк бу зур чарада волонтер булырга теләк белдерүеңнең сере нәрсәдә?

− Әлеге чара минем өчен Универсиада-2013 кебек үк кызыклы, якты, онытылмас истәлекләр вәгъдә итә. Мондый чаралар һәрвакыт яңа танышлар, бай тәҗрибә вәгъдә итә. Шуңа күрә мин үз ирегем белән волонтер булырга теләк белдердем.  

− Чемпионатка әзерлек башландымы инде?

− Әйе, 5 июнь көнне УНИКС концертлар залында волонтерларның беренче җыелышы узды. Барлык таләпләр, тәртипләр белән таныштырдылар. Быел һәр волонтер наркотест үтәргә тиеш һәм, универсиададан аермалы буларак, һәр волонтерның прививкалар сертификаты булырга тиеш.

Булачак чара волонтерларга тагын нинди таләпләр куя?

− Таләпләр Универсиададагы кебек үк: милләтара, расаара түземлелек, тыйнаклык, ярдәмчеллек һәм ягымлылык. Кызлар өчен тышкы кыяфәткә карата таләпләр бар: чәч тузгып тормасын, бизәнү чаралары да артык күзгә ташланмаска тиеш. Бәхәсле очракларда да үзеңне тота белү мөһим.

− Волонтер булу синең өчен нәрсә ул? Бу йөрәк кушуымы, әллә...

− Волонтер булу – ул буш вакытыңны файдалы итеп үткәрү, тәҗрибә туплау һәм, иң мөһиме - дуслар һәм яхшы кешеләр белән аралашу, алар белән бергә булу. Чөнки волонтер эшен бары тик киң күңелле кешеләр генә сайлый дип уйлыйм. Әлеге тәҗрибәнең тормыш юлымда бик зур мөмкинлекләр бирүенә, киләчәктә үз-үзеңне табуда ярдәм итүенә инана төштем. Әлеге юнәлеш, әлеге агым яшьләр өчен бик кирәк.

Ятып калганчы атып кал, дигән девиз белән яшәүче Гөлназга мин дә бу изге һәм абруйлы эшендә уңышлар телим!

Источник информации: Раил Садретдинов