01 июля 2015
Университет үзгәрешләргә әзер

Күптән түгел генә КФУ «Юл карталары» буенча хисап тоткан булса, бүген исә университет данын чит илләргә дә тарату өлкәсендә эш алып бара һәм Россиянең иң алдынгы уку йортлары белән тәҗрибә уртаклаша.

Белем бирү программаларын чит илләргә таныту өлкәсендә фикер һәм тәҗрибә алышу өчен, КФУ Россиянең иң алдынгы 15 югары уку йорты вәкилен кабул итте. Катнашучылар өч көн дәвамында түгәрәк өстәл, мастер-класс һәм тренингларда катнашып, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар билгеләвенчә, КФУның һәр үзәге, һәр лабораториясе яңа технологияләр белән җиһазландырылган һәм заман таләпләренә туры килә торган белгечләр әзерләргә сәләтле.

«5-100» проектының төп максаты – университетларның дөньякүләм рейтингында аерым урын алу. Уку йортының инглиз телле мөхиттә үз урынын табуы халыкара багланышлар урнаштыруга зур ышаныч булып тора. Семинар-конференцияләр барышында КФУда лекцияләрнең инглиз телендә укылуы һәм студентларның чит тел өйрәнүләренә күбрәк сәгатьләр бүлеп бирелүе ассызыкланды. Моннан тыш, КФУның мәктәп укучылары белән дә даими эшчәнлек алып баруы, инглиз телендә конференция, түгәрәк өстәлләр һәм фестивальләр оештыруы да искәртеп үтелде.

«5-100» проектына багышланган 10 нчы семинар-конференция кысаларында Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен (ИЭН) таныту өлкәсендә барлыкка килә торган авырлыклар һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Университет вәкилләре сүзләренә караганда, Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм алга җибәрү өчен, уртак мәйдан булмау һәм халыкара патент алуның гомуми нигездә финансланмавы шактый зур авырлыклар тудыра икән.

19 июньдә уздырылган түгәрәк өстәл барышында КФУ ректоры Илшат Гафуров бүгенге көндә университетның өр-яңа тарихы языулы турында сөйләде: ул Казан шәһәре уку йортларын берләштерде, бүген Россиянең иң зур 10 университеты исемлегенә керә. Бүгенге көндә КФУда 48 мең студент берничә дистә белгечлек буенча белем ала. Соңгы елларда биомедицина, фармацевтика, нефть эзләү һәм эшкәртү, нефтехимия, инфокоммуникацион һәм космик технологияләр буенча 150 дөньякүләм дәрәҗәдәге лаборатория ачылуы искәртелде. Ректор әйтүенчә, КФУ 2013 нче елда, башка уку йортлары тәҗрибәсенә таянып кына түгел, ә республикабызның үсеш перспективасы булган өлкәләренә дә игътибар итеп, «юл картасы»н төзи башлаган иде.

Әле күптән түгел генә башланып киткән эшнең нәтиҗәләре куандырырлык. КФУның QS дөньякүләм рейтингында соңгы елда гына да 50 баскычка күтәрелүе шуңа дәлил. БРИКС илләре билгеләвенчә, федераль дәрәҗәдәге югары уку йортлары арасында КФУ беренчелекне яулады

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Стратегия, анализ һәм фараз департаменты директоры Григорий Андрущак үзенең чыгышында КФУның үзгәрешләргә әзер булуын, партнер һәм инвесторлар белән актив эш алып баруын югары бәяләде һәм, «5-100» проектында катнаша торган башка уку йортлары белән чагыштырганда, алдарак баруын билгеләп үтте.