22 июня 2015
Кече предприятие эшчәнлеген ничек яхшыртырга?

Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советы 11 июньдә  булып узган чираттагы утырышында инновация эшчәнлегенең торышы, аерым алганда, университеттагы кече предприятиеләр эшенең нәтиҗәлелеген тикшерде.

 

Утырыш котлау һәм бүләкләүләр белән башланып китте. Иң элек ректор Илшат Гафуров коллегаларын Россия көне белән тәбрик итте. Алга таба ул «Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булган университет хезмәткәрләренә таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырды. Берничә кеше РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Алга таба Гыйльми совет утырышы гомуми мәсьәләләргә күчте: кафедра мөдирләре сайланды, гыйльми дәрәҗәләр бирелергә тиешле нәмзәтләр исемлеге тавышка куелды.

Утырышта инновацион эшчәнлекнең узган елгы нәтиҗәләренә аеруча зур игътибар бирелде. Бу хакта тулырак мәгълүмат инженерлык эшчәнлеге буенча проректор Наил Кашапов докладында чагылыш тапты. Инновация юнәлеше үсешенең бер тармагы булып, кече инновация предприятиеләре эшчәнлеге тора. Бүгенгесе көндә КФУда аларның саны 45 кә тула. Проректор сүзләре буенча, КФУның инновацион инфраструктурасы объектларының комплекслы үсеш программасында язылган максатларга университет тулаем ирешкән. Ә инновацион проектларны тормышка ашырудан югары уку йорты 90 миллион сум тирәсе керем алган.

Утырыш барышында әлеге предприятиеләрдән кайберләренең, формаль күрсәткечләр планын үтәү максатында ачылганлыктан, түбән табыш белән эшләве ассызыкланды. Моңа җавап итеп, проректор татар халкының «Беттән бет туа» дигән мәкале белән акланырга тырышты.

Ректор Илшат Гафуров мондый аклануның урынсыз булуын белдерде. Әйтеп кителгән уңай күрсәткечләргә карамастан, кече предприятиеләрнең эшен кискен җайга саласы бар. Ректор фикеренчә, кече предприятиеләр эшчәнлеген өч күрсәткеч белән бәяләп була. Аның беренчесе – интеллектуаль милек күләме, икенчесе – университетны тәмамлап, инновацион предприятиеләр структурасында эшкә калган белгечләр саны. Өченче күрсәткеч булып, предприятиеләрнең уку йортына китергән керем күләме тора. Димәк, киләчәктә шушы өч юнәлеш буенча эшчәнлекне камилләштерергә кирәк булачак.

Университет структурасындагы үзгәрешләргә килгәндә, Фундаменталь медицина һәм биология институты (ФМһБИ) составына Физик культура һәм спорт институтының (ФКһСИ) берничә кафедрасы кушылачак. Бүгенге көндә ФКһСИда барлыгы 4 кафедра бар. Тәкъдим ителә торган проект нигезендә шуларның өчесе ФМһБИның физик культура бүлегенә керер дип көтелә. Ә адаптив физик культура кафедрасы, анатомия, физиология һәм кешенең сәламәтлеген саклау кафедрасы белән берләшеп, биология һәм биотехнологияләр бүлегенә күчәчәк.

 ФМһБИ директоры Андрей Киясов сүзләре буенча, кушылу сәбәпле барлыкка килгән физик культура бүлегенең төп эшчәнлеге булып тернәкләндерү медицинасы белгечләре һәм паралимпия спорты өлкәсендә эшләүче тренерлар әзерләү торачак.  Ә 2016 елның сентябреннән спорт дисциплиналары кафедрасы инклюзив физик культура һәм паралимпия спорты кафедрасы итеп үзгәртеләчәк.

Исеме үзгәртеләчәк кафедралар арасында тормыш куркынычсызлыгы һәм гомуми физик әзерлек кафедрасы да бар. Бу кафедралар нигезендә гомумуниверситет күләмендә хәрби кафедра оешачак.

КФУның МВА Югары мәктәбе КФУның Югары бизнес мәктәбе буларак үзгәртелә. Киләчәктә әлеге мәктәпкә Читтән торып уку һәм профессиональ әзерлек үзәгендә белем алучы студентлар күчереләчәк.

Тел институты бүгенге көннән Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты составында яши башлый.

Физика институтында да үзгәреш көтелә: физикада белем бирү технологияләре һәм физиканы укыту теориясе һәм методикасы кафедралары берләшәчәк.