01 июня 2015
Төрки дөнья журналистлары Казанга җыелды!

Казанда төрки дөнья журналистларының 2 нче корылтае узды. Татарстаныбыз башкаласына 17 илдән  – Төркия, Үзбәкстан, Иран, Гыйрак, Казахстан һәм башка илләрдән журналистлар килгән иде. 
Корылтайның беренчесе Төркиядә үткәрелгән иде. Әлеге чараның максаты – Татарстанны чит төбәкләрдә популярлаштыру һәм тәҗрибә уртаклашу. Катнашучыларны Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләп, төрки дөнья журналистлары эшчәнлегенең охшаш яклары күп булуга игътибарны юнәлтте. 
Төрки дөнья журналистлары федерациясе җитәкчесе Мендерес Демир төрки дөнья журналистларының бу форматта аралашуы төрки халыклар өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә файдалы булачак, диде.
Төркия шәһәрендә яшәп иҗат итүче журналист Рушания Алтан да әлеге корылтай танылу һәм таныту өчен менә дигән чара дип белдерде. 
2 нче Төрки дөнья журналистлар берлеге җыенында «Төрки дөньяда коммуникация һәм хезмәттәшлек» темасы буенча чыгышлар ясалды, фикер алышулар булды. Шулай ук, корылтайда катнашучылар КФУ студентлары һәм мөгаллимнәре белән очрашты.
Утырышта чыгыш ясаганнар әлеге корылтайны оештыручыларга, аеруча кабул иткән як буларак Татарстан җитәкчелегенә күп рәхмәтләр белән Казанга һәм татарстанлыларның дустанә булуларына соклануларын белдерде, үзләре эшләгән гаммәви мәгълүмат чаралары мөмкинлекләре белән кыскача таныштырды. 
Төрки дөнья журналистларын борчыган проблемалар әллә ни калку итеп күрсәтелмәсә дә, ихтыяҗлар барланды һәм резолюциягә кертелде, әйтик, барлык төрки халыклар өчен дә уртак, аларны берләштерә торган медиакиңлек булдыру. Төрки дөнья журналистлары корылтаеның 14 маддәдән торган резолюциясе күпчелек тавыш белән кабул ителде. 
Төрки дөнья журналистларының 3нче корылтаен исә Төрекмәнстанның Мары каласында уздыру ниятләнә.

 

Источник информации: Илсөя Тимергалиева