25 мая 2015
ФИЛОЛОГЛАР КӨНЕН КАРШЫЛАП

25 май – филологлар көне. Бу бәйрәмгә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге укытучылары һәм студентлары алдан ук әзерләнделәр. Бүлектә берничә мәртәбәле чара үткәрелде. Галимнәребез Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы белән бергә Төркиянең Әнкара шәһәрендә Каюм Насыйриның 190 еллыгына багышланган симпозиумны оештыру, үткәрү эшендә актив катнаштылар. Бүлек җирлегендә танылган галим, тюрколог Төркиянең Истанбул университеты профессоры Р.Р.Аратның тууына 115 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм Р.Р.Аратның туган җире – Әтнә районы Иске Әҗем авылында һәм Әтнә авылында мәктәп укучылары белән очрашулар  да чын филологик темага – тюркология дөньясында Р.Р.Аратның тоткан урынына багышланган иде.

Мари Эль Республикасының Козьмодемьянск шәһәрендә үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли конференциядә татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы укытучылары үзләренең фәнни нәтиҗәләрен  конференциядә катнашучылар игътибарына бәян иттеләр.

Атна дәвамында студент аудиторияләрендә дә төрле кызыклы филологик  чаралар үткәрелде. Беренче курс студентлары Төркиядән килгән галимнәр Мостаф Өнәр һәм Озкан Өзтектен белән очраштылар. Татар һәм төрек телләренең якынлыгы, туганлыгы хакында җанлы әңгәмә корылды.

Бер төркем студентлар Алтай Республикасының Таулы Алтай шәһәрендә узган «Филология. РФ халыклары телләре һәм әдәбияты (төрки төркем)» Бөтенроссия олимпиадасында уңышлы чыгышлары белән шатландыралар.

***

Филологлар көне — үзенең тормыш юлын, эшчәнлеген филологиягә багышлаган кешеләрнең профессиональ  бәйрәме.  Россиядә Славян язу һәм мәдәнияте көненнән соң 25 майда үткәрелә. Бу бәйрәм лингвистлар, әдәбият галимнәре, тел һәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, тәрҗемәчеләр, гомумән алганда, филология фәне белән бәйләнештә булган һәркем өчен уртак бәйрәм булып санала.