20 мая 2015
АЛИСӘ САБИРОВА – "БӘЛЛҮР КАЛӘМ" ҖИҢҮЧЕСЕ

19 майда республикабыз журналистларының традицион бәйрәме – Татарстан матбугаты көне зурлап билгеләп үтелде.  Бу көнне журналистлар арасындагы иң дәрәҗәле бәйге булып исәпләнүче “Бәллүр каләм” конкурсының җиңүчеләрен “Корстон”  үзәгендә котладылар. Җиңүчеләр арасында татар журналистикасы бүлегенең 5 курс студенты Алисә Сабирова да бар. Ул “Дебют” номинациясендә беренче урынны яулады. Аңа бүләкне Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

Алисә “Шәһри Казан” газетасында уңышлы гына эшләп килә, университетта диплом эше якларга әзерләнә.

Аңа яңа иҗади уңышлар телибез!

"Бәллүр каләм" җиңүчеләре ИСЕМЛЕГЕ

«Журналистикада исем»

 Ирина Бертман, «Новый Зай»;

Олег Корякин, «Российская газета»;

Михаил Любимов, «Яңа гасыр»;

Артем Субботкин, «Чаян»;

Рәшит Фәтхрахманов, «Ватаным Татарстан»;

Мөршидә Фатыйхова, «Татарстан» ДТРКсе.

«Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары»

 «Альметьевск РТВ» телекомпаниясе;

«Заман сулышы» газетасы, Лениногорск;

«Зеленодольская правда» газетасы.

«Темасы җирле - осталыгы башкаланыкы»

Светлана Васильева, «Наш Зеленый Дол»;

Гөлназ Кадыйрова, «Информпечать «Нократ»;

Фәрдия Хәсәнова, «Альметьевские вести»;

Ләйлә Шиһабиева, «Йолдыз» (Апас).

«Корпоратив һәм махсуслашка матбугат чаралары»

«Мәгариф» журналы;

«Нефтяник «Альметьевнефти».

«Ел медиа-җитәкчесе»

 Дамир Дәүләтшин, «Мәйдан» телеканалы;

Зөлфия Солтанова, «Челнинские известия» газетасы.

«Объектив аша караш»

 Андрей Кузьмин, «Яңа гасыр» ТРКсе;

Фәрит Моратов, «Казанские ведомости».

«Медиапроект»

 «Лениногорск» телерадиокомпаниясе;

«Хезмәт даны» газетасы.

«Туган тел»

Рәзилә Әхмәдуллина, «Нижгар татарлары. Нижегородские татары» журналы;

Эльвира Насыйбуллина, «Можга» ТРКсе (Удмуртия).

«Дебют»

 Маргарита Державина, «Знамя труда» газетасы (Әлмәт);

Алисә Сабирова, «Шәһри Казан» газетасы;

«Тәртип FM» радиосы.

«Татарстанда Мәдәният елы» (махсус бүләк)

 «Татарстан» ТРКсе;

«Казан утлары» журналы.

«Бөек Җиңүгә 70 ел» (махсус бүләк)

Светлана Брайловская, «Российская газета»;

«Волжская новь» газетасы (Югары Ослан районы);

«Казанские ведомости» газетасы;

«Казан» ТРКсе;

«Ялкын» журналы. 

«Һөнәренә тугрылык»

Шаһинур Мостафин

Андрей Роот

«Танылу»

Михаил Черепанов


Источник информации: кафедра татарской журналистики