14 мая 2015
Киләчәгем хәл ителә (абитуриент уйланулары)

Бигрәк җаваплы ел да соң! Имтиханнар, чыгарылыш, киләчәк тормышыңны хәл итү турындагы мәсьәләләр. Болар барысы да безнең алдыбызга яшен тизлегедәй килә дә баса.

Киләчәгем хәл ителә бит. Бу хакта күп уйлыйм, әлбәттә. Хыялым –  Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе бүлегенә укырга керү. Хыял дип әйтү генә дөрес тә түгел. Максат итеп куйдым мин аны үз алдыма. Ирешелсен иде максатыма! Көн саен БДИ дип исебезгә төшереп торучы укытучыларга рәхмәт инде. Тиздән сынаулар бетәр. Менә шуннан соң башланыр инде. Документларны тапшыру, нәтиҗәләрне көтү...

Мин хәзерге вакытта үземне Казан федераль университетының абитуриенты дип атарга тулы хокуклымын дип саныйм. “Ачык ишекләр көне”н калдырмаска тырыштым. Чөнки нәкъ менә анда без үзебезгә кирәкле мәгълүматны алдык. Имтиханнарга да мин бик ныклап әзерләнәм. КФУга укырга керү өчен югары баллар кирәк. Әйе, мин әлегә абитуриент. Бу исемем белән горурланмый булмый. Абитуриент – димәк, булачак студент. Студентларның “Раушан” гәзитенә бер мәкалә дә җибәреп бастырдым әле.

Мәктәпне тәмамладым дип бер дә борчыласы юк икән. Чөнки алда әле студент еллары. Ә студент елларын тиешенчә үткәрү өчен көч-дәрт ташып тора бездә.

 Мөхәммәдиев Рүзәл

 Балтач районы, Салавыч авылынын күпрофильле лицееның

 11 нче сыйныф укучысы