11 апреля 2015
Фәнгә яшь буын килә

Фәннең нигезе ныклы фактларга таяна. Кечкенә генә фәнни ачыш та мең тапкыр сыналган, үлчәнгән, кат-кат тикшерелгән, ышанычлы дәлилләргә нигезләнгән булырга тиеш. Шуннан соң гына ул фән дигән бөек һәм мәңгелек сарайга аяк басарга хаклы.

Г. Бәширов

Фән – очсыз-кырыйсыз киң дәрья төсле. Читтән караганда салмак бер көйгә генә тирбәлгән кебек булса да, чынлакта ул үзендә гаять күп серләр, үзенчәлекләр саклый.  Ныграк кызыксынган саен, аның никадәр тирән, никадәр гаҗәеп икәненә сокланасың. Тырышларга ул үз төпкелләреннән энҗе-мәрҗәннәр, гүзәл асылташлар да бүләк итә. Фән  - тормышның үзе кебек. Катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч та. Үзеңне шушы дәрья  дулкыннарында сынап карау – зур җаваплылык һәм тәвәкәллек сорый.

Мондый мөмкинлек 10 апрель  көнне Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентларына да татыды.  Студентлар, магистрантлар, аспирантлар  үз эшләрен еллык фәнни-гамәли йомгаклау конференциясендә жюри һәм тыңлаучылар алдында  якладылар.   Чара кысаларында бүлектә барысы унбер секция эшләде. Гомумән алганда, алар татар теле һәм әдәбиятының, тәрҗемә белеменең төрле өлкәләрдәге актуаль проблемаларны,  тел белемендәге гомуми мәсьәләләрне, лингвокультурологик аспектларны, мәдәниятара багланышларның бүгенге торышын үз эченә алды. Әлбәттә, берәүләр өчен  бу тәүге нәни адымнар гына булса, икенчеләр өчен  инде булган тәҗрибәләре белән уртаклашу, фикер алышу иде.

Фәнни эш белән кызыксыну, аның белән янып йөрүдән бигрәк, башкалар каршында үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп җиткерә белү – аеруча мөһим. Әлеге чара күпләр өчен фикер алышу, шомару, остару мәйданы булгандыр дип уйлыйм.  Һәрбер чыгыш кабатланмас зур үзенчәлеккә ия, ихтирамга, аерым игътибарга лаек. Билгеле ки, студентларның үз фәнни эшләре белән кызыксынуы, “янып” йөрүләре беркемне дә битараф калдырмады. Кайсы фәнни тикшерүне генә алма, аның нигезендә тынгысыз эзләнүләр, тирән кызыксыну һәм гомумән алганда, телгә, әдәбиятка карата зур хөрмәт, шәхси якын килү ята.  Шунсы мәгълүм булды: нинди генә мәсьәлә, проблема күтәрелмәсен – студентлар аның чишелешен яңа ракурстан, төрле карашлардан чыгып, уртак фикергә килергә тырышканнар. Бик күп фәнни хезмәтләргә, диссертация, монографияләргә булган сылтамалар беравыздан шул хакта сөйли. Тел, әдәбият галимнәренә алмашка килүче  яшь  буынның яңа карашларын күрү, ишетү – куанычлы, күңелдә  берсеннән-берсе дулкынландыргыч хисләр уятты. Араларында кыю фикерләр, мөһим  тәкъдимнәр булуы – телебезнең, әдәбиятыбызның рухи чишмәсе саекмаячагына ишарә бит!

Нәни генә тамчылар  океаннарның сусавын баскан төсле, фәнгә кыю адымнар белән килүче яшь буынның да  гыйльми өлкәдә сынатмасына ышанасы килә.  Үз фикеремне Хәй Вахитның тәүге юллары белән тәмалыйсым килә: “Фән юлы тип-тигез, тап-такыр гына булмый. Фән юлына маяклар кадалмаган. Ялгышырга да, адашырга да мөмкин. Бер табасың, мең югалтасың. Өзлексез эзләнү. Шуңа күрә дә аны ФӘН диләр. Фән җимешен рухи тир түгеп табасың, шуңа татлы, шуңа да үз...”

 

                                                                                          

Источник информации: Гүзәл Фарсыева, 10.2-201нче төркем студенты