08 апреля 2015
"Мин татарча сөйләшәм"

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Г.Тукай

Туган тел...Әти-әни теле...Тукай теле... Барыбыз өчен дә газиз тел. Аны без бик яхшы белергә тиешбез. Шул уңайдан Республикабызда унынчы ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелә. Бу акциядә безнең IT лицей укытучылары һәм укучылары актив катнашалар.

Һәр елны 21нче февральдә, Халыкара туган тел көнендә,  лицеебызда көне буе татарча сөйләшеп, дәресләрне татар телендә үткәрәбез. Бу чара безнең гадәткә әверелде.  “Мин татарча сөйләшәм” акциясен апрель аенда да уздырдык. Укучыларыбыз ана телендә рәхәтләнеп сөйләшеп, сорауларга җавап бирделәр.    

Апрель башында “Тәрәзә” командасы белән берлектә шәһәр урамнарында, кибетләрендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелде. Акциянең эмблемасын, рәсемнәрне ясап (кәрәзле телефон, сәүдә үзәге, Кирмән, туңдырма, сагыз һ.б.), татлы бүләкләр әзерләдек. Егетләр халык белән аралашып, татар телен көнкүрештә куллану дәрәҗәсен тикшерделәр, рәсемнәрнең татар телендә тәрҗемәләрен сорап, аларга эмблемалар, тәмле кәнфитләр бирделәр. Иң актив катнашучыбыз – ул такси йөртүче абыебыз булды. Сүзләрнең татарча тәрҗемәсен генә түгел, татар халкының тарихын да сөйләп бирде. Афәрин! Ә татарча белмәүчеләр, егетләр артыннан сүзләрне кабатларга тырыштылар, сүзтезмәләр әйттеләр.

Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Без татар телен белергә, аны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга тиешбез!

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ