23 марта 2015
Басыгыз, суд килә...

Баш казыйның чүкеч белән өстәлгә каты итеп сугып куюыннан залда утыручылар сикереп куйды. Шул җитә калды, шаулап торган бүлмәдә үле тынлык урнашты. Мәхкәмәне сәркатип ачып җибәрде: “Казан шәһәре, 2015 нче елның 17 нче марты, Татарстан язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе һәм “Идел” журналы каршында урнашкан  “Әдәби суд” утырышы, Татарстанның халык язучысы – Рабит Батулла, сәркатип – Рүзәл Мөхәммәтшин катнашында, Эльвира Һадиның “Син булмасаң, телгәләнер дөнья”  исемле шигъри тупланмасына карата кузгатылган эшне тикшерә”. Аңлап алуыгызча, безгә, "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларына, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең журналистика һәм тәрҗемә төркемнәре студентларына,  Әдәби суд утырышын үз күзләребез белән күрергә насыйп булды. Чын судтан аермалы буларак, гаепләнүче берәүне дә үтерүдә дә, караклыкта да гаепләнми, ул нибары яңа шигырьләр иҗат иткән. Суд кадәр суд оештырылгач, гаебе бер дә юк түгелдер. Йәгез, гаепләүчене тыңлап карыйк: “Сиңа чалбар китереп тоттырып, күлмәк турында сөйлә дисәләр, нишләрсең? Әйе,  итәк сыман балагы да, сәдәфе дә, тукымасы да бар,  әмма күлмәк дип сөйли алмыйсың. Эльвира Һадиның  иҗатын тикшергәндә дә шундыйрак күренешкә тап булдым. Сүз дә, рифма да, юллар да бар, ә шигырь юк! Тормышта үзен балаларча тоткан Эльвира иҗатта да өлгереп җитмәде әле”, - дип башлаган Рифә Рахман сүзен, - без аларның матур итеп  шигырь укуларын авыз ачып тыңлап утырабыз да, аннан “нәрсә турында сөйләде соң, болай “ничава” гына сөйли,  име?” дип шаккатабыз”, – дип тәмамлады. Ничек кенә катырак төрттерим икән дип тырышкан Рифә апа Рахманның чыгышын Эльвира Һади ерык авыз белән кабул итте.

Яклаучы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Ркаил Зәйдулла гаепләнүчене аклады. Шигырьләрендәге уңай якларны тагын бер кат ассызыклап үтеп, иҗатына уңай бәя бирде. Әмма мәхкәмә катгый иде. Гаепләү ягыннан шаһит Наил Ишмөхәммәтов фикерләре: “Мин Эльвираның әсәрләрен русчага тәрҗемә иткән кеше. Беләсезме, шигырьнең уңышлы-уңышсыз килеп чыгуы кайчан ачыла? Аны тәрҗемә иткәндә. Кызганыч, әлеге шигырьләрендә мин тотып тәрҗемә итәрлек мәгънә таба алмадым”.  Һадиның иҗатына бәя бирергә Мәскәүдән кайткан олы кунагыбыз – Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев – гаепләнүченең китабын чыгаруда үзеннән зур өлеш керткән. Яшь иҗатчының Мәскәүдә китабы дөнья күрү – аның иҗатына иң зур бәя, миңа калса.

"Эльвира Һадиның иҗаты зарарсыз һәм аның әсәрләрен матбугат битләрендә бастырырга ярый" дигән карар белән мәхкәмә утырышы тәмам дип игълан ителде.

Источник информации: Зилә Сабитова, 1 курс студенты