05 марта 2015
Казан шәһәренең Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия укучылары белән очрашу булды

2015 нче ел – республикабызда Әдәбият елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең Татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы төрле чаралар үткәрә. 3 мартта шундый чараларның берсе Казан шәһәренең Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия укучылары белән үтте. 

 Мәгълүм, әдәбият сөючеләр Р.Миңнуллинның китапларын һәрвакыт көтеп алалар. Күптән түгел генә мәктәпләр өчен махсус, “Мәктәп китапханәсе” сериясеннән, шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен үзенә туплаган җыентык дөнья күрде. Әлеге китапны төзүче - филология фәннәре докторы, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөгаллимәсеМинһаҗева Ләйлә Ихсан кызы. Шушы уңайдан, 2015 нче елның 3 нче мартында, китапны тәкъдир итү һәм Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин белән кызыклы очрашу, чын мәгънәсендә шигырь һәм җыр бәйрәме булды. 27 нче гимназия укучылары белән бергә әлеге чарада Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең студентлары да катнашты. Бәйрәм азагында мәктәп директоры Хөснетдинова Люция Гапхади кызы  килгән кунакларга, Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының җитәкчелегенә, укытучыларга бәйрәмне оештырудагы ярдәмнәре өчен тирән рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде.