02 марта 2015
"Әллүки"дә кунакта - Булат Ибраһим һәм Илшат Рәхимбай

25 нче февраль көнне “Әллүки”нең чираттагы утырышында яшь шагыйрь Булат Ибраһим белән күңелле очрашу булып узды. “Әллүки”нең күптәнге якын дусты булган иҗатчы белән аралашу барыбызның да күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. 

Булат Ибраһим - яшьләр галәмендә танылып килә торган яшь шагыйрь. Үзе дә әле күптән түгел генә КФУ ФМБИның татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеген тәмамлаган, студент вакытта "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкчесе булган.  2014 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул ителгән.

Очрашу вакытында без Булат Ибраһимның “Балык теле” китабы турында сөйләштек, шигырьләрен тыңладык. Булат абый безгә ачык күңелле булуы, шигырьләрен гади, әмма сәнгатьле, җиңел генә итеп укуы белән күңелгә кереп калды.

Әңгәмәдә Булат абый турында без бик күп мәгълүмат белә алдык. Мәсәлән, төнлә илһам килсә дә торып шигырь язмавы, мәхәббәт турында иҗат итмәве, заказга яза алмавы, күптән түгел генә Язучылар берлегенә кабул ителүе турында белү безнең өчен бик мәгънәле булды.
Утырышта без бер кызыклы уен да уйнап алдык. Булат абый шигырьнең башын яза башлады, ә без аны язып бетердек. Һәр килгән кеше дә шигырьгә үзенең өлешен кертте. Ә ахырда исә “Әллүки”челәрнең бик кызыклы гына уртак иҗат җимеше барлыкка килде.

Әлеге очрашу бездә Булат Ибраһим иҗатына тагын да зур кызыксыну уятты, яңа шигырьләр иҗат итүгә этәргеч бирде.

Ә узган атнада “Калеб” яңа буын яшьләре җыены оештырган тамашага - режиссер (алай гына дию аз! Гаять күпкырлы, искиткеч шәхес ул!) Илшат Рәхимбай белән очрашуга бардык! Кемгә ничектер, әмма минем күңелемә бу очрашу хуш килде. Гади, ачык, ихлас, позитив, үз биеклегендә, сары күзлекле... Чәй ярата... кытай чәе... менә шундый сыйфатларын ачтым мин Илшат абыйның. Ә аның бер фикере минем куен дәфтәремдә урын алды (мин беләм, күпләрнең күңелләрендә, аңнарында уелып калды алар!): “Әгәр син үз-үзең белән караңгыда калырга, үзең белән үзең сөйләшергә курыкмыйсың икән, димәк, синдә ӨМЕТ бар!” Бездә өмет бар, дуслар! Бу очрашу күпләргә яңа идеяләр, фикерләр, максатларга юнәлеш биргәндер дип уйлыйм мин. Илшат Рәхимбайның иҗаты белән рухланып, канатланып, энергия җыеп кайттык... Илшат Рәхимбайга ҮЗ ИКИГАЕН табуын, МУЗАсы белән рухланып яшәвен, иҗади уңышлар теләп калабыз! Бу очрашуны оештырган калеблеләргә, аеруча ЗУР РӘХМӘТ белдерәсе килә!

Источник информации: Зөһрә Вилданова (1 курс), Йолдыз Хөрмәтуллина (2 курс)