26 февраля 2015
Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен (Каюм Насыйри)

Тел - кешенең гомерлек юлдашы. Тормыш дәвамында кеше бик күп телләр өйрәнергә мөмкин, әмма аның туган теле Ана теле булып кала. Кайчакта шушы иң кадерле, иң газиз тел - Ана теле - яклауга мохтаҗ...

ХХ гасыр уртасында Һиндстан ярымутравында үз туган телләрен - бенгал телен яклап, демонстрациягә чыккан Дакк университеты студентлары атып үтерелә. Әлеге вакыйганың кайтавазы озак еллар дәвамында ил өстендә яңгырый. Тел өчен канкойгыч көрәш башлана. Бу көрәш Пакъстан дәүләтенең ике аерым дәүләткә - урду телле Пакъстан һәм бенгал телле Бангладеш дәүләтләренә бүленүенә китерә.

Шушы вакыйгаларның истәлеге итеп, 1999 елда 21 нче февраль көне ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне итеп билгеләнә һәм 2000 елдан алып, ел саен үткәрелә башлый.

Туган тел көнен бәйрәм рәвешендә оештыру Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге коллективы өчен күркәм традициягә әйләнде. Быел исә ул татар халкының бөек улы, мәгърифәтчесе, укытучы-педагог һәм галим Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның тууына 190 ел тулу уңае белән дә бәйләп үткәрелде. Билгеле булганча, 2014 елда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында Каюм Насыйри институты ачылды һәм ул төрле илләрдә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрергә әзер. Бу, чыннан да, дөнья тарихына кереп калырлык вакыйга, чөнки милли телләрне чит илләрдә укыту һәм милли мәдәниятне дөньякүләм тарату үзәкләрен булдырган институтлар күп түгел. Бәйрәм тантанасында әлеге вакыйгалар турында сүз барды. Кунакларны сәламләү өчен сәхнәгә күтәрелгән галимнәр - педагогика фәннәре докторы, профессор Ярмәкәев Искәндәр Энгель улы, К.Насыйри институтының башкарма директоры Хөснетдинов Рәсим Рәхимҗан улы, Казан шәһәрендәге К. Насыйри музее директоры Шәфигуллина Рушания Фаил кызы мәгърифәтче галимнең күпкырлы эшчәнлек алып баруына, аның хезмәтләренең тәрбияви әһәмиятенә, гыйльми югарылыгына басым ясадылар. 10.2-202 нче төркем студентлары исә Халыкара туган тел көне уңаеннан университет бинасында һәм Казан урамнарында татар теле турында сораштыру үткәргәннәр, әлеге сораштыру күренешләре экран аша залда утыручы яшьләргә тәкъдим ителде.  Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге укытучыларының туган тел турында шигырь укуы исә бәйрәм кичәсенең үзенчәлекле, истә калырлык мизгелләре булды. Видеоязмада тәкъдим ителгән әлеге чыгышлар студентлар арасында аеруча кызыксыну, җанлану барлыкка китерде. 

Филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә 2015-2016 нчы уку елында ачылачак белгечлекләр турында мәгълүмат җиткерде, бүлекнең эшчәнлеге һәм планнары белән таныштырды.

Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә Каюм Насыйри исемендәге Республика премиясенә лаек булган шәхесләр эшли. Сүз Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы, Харисов Фираз Фәхраз улы, Фәтхуллова Кадрия Сөнгат кызы, Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы турында бара. Аларның Каюм Насыйри һәм туган тел турында сәхнәдән яңгыраткан сүзләре тыңлаучылар күңеленә барып иреште.

Тантананың кульминацион ноктасы "Туган тел тылсымы" дип аталган эссе конкурсы нәтиҗәләрен игълан итү булды. Бер ай дәвам иткән әлеге бәйгегә 138 эш кабул ителгән. Беренче урынны яулаган Айзилә Батрханова, икенче урын алган Шәнгәрәева Алсу һәм Ибраһимова Алинә, өченче урынны бүлешкән Гайфуллина Илүзә һәм Елезарова Юлиана истәлекле диплом һәм китаплар белән бүләкләнделәр. Өч студент - Шаһиев Ильяс, Гарифуллина Адилә һәм Мусаткина Анастасия кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Бәйрәм кичәсе җыр-бию белән үрелеп барды, экраннар аша татар тормышының матур мизгелләре күрсәтелде, татар теле турында мәгълүмат яңгырады. Әлеге бәйрәмне оештырган татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы укытучыларына рәхмәт сүзләре әйтелде.

"Дөньяда гакылдан шәриф нәрсә юк вә рух байлыгыннан артык байлык юк. Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен". Бөек татар мәгърифәтчесе, күренекле галим һәм мөгаллим Габделкаюм Габделнасыйр углы Насыйриның әлеге сүзләре киләчәк буыннарга васыять булып яңгырасын иде.

Халисә Ширмән,

татар теле һәм укыту кафедрасы доценты