21 февраля 2015
Татар теле атналыгы

IT лицейда татар теле атналыгы 16 февральдән алып 21 февральгә кадәр үткәрелә. Бу атналыкны без М.Гафуриның оныгы Мирсәит белән очрашудан башлап җибәрдек.

17 февраль көнне татар теле укытучысы Ляйсән Минзакиевна ачык дәрес күрсәтте.
18 февральдә 7 сыйныфлар Г. Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Балалар Г. Тукайның шәхси әйберләрен күреп күп мәгълүмат алдылар. Шул ук көнне IT лицейда татар теленнән халыкара олимпиадасы үткәрелде. Бу олимпиадада бөтен сыйныфлар да рәхәтләнеп катнаштылар.
19 февраль көнне укытучылар коллективы Г. Камал исемендәге театрының “Хуҗа Насретдин” исемле спектаклен карап кайттылар.

Әльфия Нуриаздан кызы 20 нче февраль көнне “Йолдызлы сәгать” бәйгесен үткәрде. 7 нче сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп үз көчләрен сынадылар. “Татар егетләре” төркеме  җиңүгә иреште.Чын күңелдән аларны котлыйбыз. 20 нче февраль көнне лицей күләмендә ”Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтте. Шул көнне бөтен милләт кешеләре татарча гына сөйләштеләр.

Татар теле атналыгын без Халыкларга туган тел көне бәйрәме белән тәмамлыйбыз. 

Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ