15 февраля 2015
Сәләтле укучылар белән эш – югары мәктәп мөгаллименең дә бурычы ул

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урта һәм югары мәктәп арасында элемтәләр булдыру, сәләтле укучылар белән эшләү эзлекле һәм системалы алып барыла.

Мәгълүм ки, югары уку йортына укырга керергә исәп тоткан балалар белән элемтә булдыру көндәлек зур хезмәт  сорый. Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең кече татар теле һәм әдәбияты факультеты айның һәр чәршәмбе көнендә гадәттегечә төрле дәресләр үткәрә. Кече институтыбызга 7 сыйныфтан башлап йөрүче Антонов Ринат быел кытай теле белән кызыксынуын белдергәч, кытай теле дәресе оештырып карарга булдык. Укучыларыбыз, кызыксынып китеп, бүлегебездә тирәнтен өйрәтелә торган инглиз теле,  яңа уку елында ачылачак төрек телен өйрәнүгә ихтыяҗлары барлыгын белдерде. Айның бер чәршәмбесе – бүлегебездә эшләп килүче, йөзләгән татар язучыларының иҗат мәктәбе, рухи кыйбласы булып торган “Әллүки” иҗат берләшмәсе көне. Безгә килүче укучыларның зур күпчелеге кече яшьтән үк каләм чарлап, иҗатка мөкиббән  булып яшәүчеләр. Алар дистәләгән иҗат бәйгеләрендә бил алышып, җиңү яулап, милли әдәбиятка хезмәт итү теләге белән татар бүлегенә укырга килә.  Табигый ки, бүлегебездә белем алучы “әллүкиче” студентлар үзләренә лаеклы алмаш әзерли, сәләтле мәктәп укучыларының иҗатына бәя бирә, язу-сызу серләренә өйрәтә. Айның соңгы чәршәмбесе – бүлегебездәге тәрҗемә белгечлеге белән кызыксындыру дәресләре. “Тәрҗемә һәм сөйләм культурасы” дип исемләнгән түгәрәктә укучыларыбыз тәрҗемә серләренә өйрәнә башлый. Быел укырга кергән “тәрҗемәче”ләрнең берсе Кукмара кызы Вилданова Зөһрә 9 сыйныфтан башлап Кече институтта укыганда бер генә бәйгене дә калдырмыйча катнашып килде. Бүгенге көндә Зөһрә хикәяләрен КФУның “Дарелфөнүн” гәзитендә бастыра, курсташлары, фикердәшләре Алия, Илзирәләр белән бүлегебездә сәләтле мәктәп укучылары белән эшне оештыруда да катнаша. Әле кичә генә  Кече институтта укып йөргән бүгенге студент кызларыбыз “В контакте” челтәрендәге “Абитуриент” сайтында теркәлгән безгә укырга керергә исәп тоткан укучылар белән көндәлек аралашып тора.  

Кече институтка йөреп, урта мәктәп укучысы югары мәктәп мохитенә аяк атлый. Ул инде белгечлек сайлаганда югалып калмый, БДИ тапшыруга аңлы рәвештә һәм әзерлекле  якын килә. Сер түгел, татар теле бүлегенә укырга керү өчен рус әдәбиятыннан имтихан сайлау кирәклеге  укучыны еш кына уйга сала. Баланың күңелендә бөреләнгән милли хисләр сынау үткәндә,  татар мөгаллиме буларак без ярдәм кулы сузарга бурычлы түгелме?  

Бу җәһәттән, ел дәвамында институтыбызда һәр ай саен диярлек “Ачык ишекләр көне” үтә. Институтыбызда “Ачык ишекләр көне”нә әзерлек эше системалы рәвештә оештырыла. Бүгенге көндә Татарстанда без элемтәгә кермәгән бер урта мәктәп тә юк. Рәсәйдәге башка регионнар белән эшне оештыруда безгә Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәм кулын суза. Мөгаллимнәребез, Халыкара чараларда катнашып,  чит илдә яшәүче татар гаиләләре белән элемтәләр урнаштыра. Бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә Рәсәйнең дистәләгән регионнарыннан килгән студентлар белән беррәттән, Үзбәкстан, Казахстан, Кытай, Төркиядән килгән милләттәшләребез дә гыйлем эсти.

Институтыбызда ел дәвамында укучылар өчен Халыкара дәрәҗәдәге конференцияләр, олимпиадалар, төрледән-төрле иҗат бәйгеләре үтә. Мисалга, бүлегебездә елның беренче яртысында үткәрелә торган “Шигъри Сабантуй” һәм “Илһамлы каләм” бәйгеләрендә катнашучы  сәләтле балаларның зур күпчелеге Казанның үзәгендә урнашкан уку йортына  килеп керүгә соклану хисләрен яшермиләр. Кече институтта укыганда иҗади бәйгеләрдә көч сынашып,  татар теле белгече булам, дип хыялланган бүгенге студентыбыз Шәрәфетдинова Ләйсән – институтыбызгы “Tatar teen” КВН командасының йолдызы, КФУның “Джордж Байрон” КВН командасында да уңышлы уйный. Елның икенче яртысында туган тел һәм “Тукай көннәре” гөрләп уза. Г. Тукай туган көнне Кече институт укучылары һәм онлайн режимда “Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе”, “Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары белән берлектә үткәрелгән әдәбият кичәсе күңелләребездә җылы хатирә булып уелды. Апрель аенда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының безнең институт белән берлектә оештыра торган “Илһам” бәйгесе милли рухлы  яшь талантларны янәдән безнең уку йорты бинасында очраштыра, туплый.  

Мөгаллимнәребез гыйлемгә омтылышлы сәләтле татар балалары белән очрашуларда һәрдаим катнаша. Балалар ел дәвамында КФУ галимнәре белән тыгыз элемтәдә яши.

Урта мәктәп укучысына һөнәр сайларга  ярдәм итү йөзеннән башкарылган хезмәт, билгеле, көтелгән нәтиҗәне бирә. Милли бүлегебезгә гаҗәеп талантлы укучылар килә.  Алар Институтыбыздагы күптөрле иҗат берләшмәләренә йөри, Язучылар берлеге белән элемтәдә тора, җыеп әйткәндә, татар мохитендә кайный башлый. Ә бит безнең асыл максат та шул:  сәләтле, гыйлемгә омтылышлы яшьләребез КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында канат ныгытып, төрле өлкәләрдә милләтебезгә хезмәт итсеннәр иде.  Югары мәктәпне рухи кыйбласы дип кабул иткән укучы, һичшиксез, тормыш дәрьясында үз урынын таба,  үз сукмагын сыза ул.

  

Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА,

филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты