06 февраля 2015
ГЫЙЛЕМ ЭСТӘП – ТӨРКИЯГӘ!

Сонгы елларда  Төркия Җөмһүриятенең Мәвлана программасы югары уку йорты  студентларын һәм укытучыларын үзара алмашу буенча зур эш башкара. Дөньяның төрле илләреннән килгән студентлар,укытучылар бер семестр, өч ай я 15 көн дәвамында, Төркиядә үзләре сайлаган университетларда белем күтәрәләр, тел өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар.

2014/2015 уку елының беренче семестрында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар  институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәи мәдәниятара багланышлар бүлегенең дүрт студенты шундый бәхеткә иреште. Өченче курс студентлары  Альбина һәм  Назлыгөл Вәлиевалар Эскишәһәрнең Анадолу университетында, бишенче курс студенты  Рөстәм Шәмсетдинов Анкараның Гази, ә дүртенче курс студенты  Айгөл Салихова Анкараның “Йылдырым-Беязит” университетларында укып кайттылар.

Бер семестр дәвамында студентлар төрле факультетларда, төрек һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнгәннәр, конференцияләрдә катнашканнар, лекцияләр тыңлаганнар, студентлар белән аралашканнар. Университетта  оештырылган төрек теле курслары да безнең студентлар өчен бик файдалы булган һәм алар бу курсларга бик теләп йөргәннәр. 

Төркия университетларының уку-укыту системасы студентларга бик ошаган.  Әлеге система укытучы һәм укучылар өчен дә уңайлы форматта эшләнгән. Укыту программасыннан чыгып, һәр ай ахырында бөтен фәннәрдән имтиханнар үткәрелә. Аларның нәтиҗәләре исәпкә алына һәм бу нәтиҗәләр соңгы имтиханга көчле тәэсир ясый. Шуның өчен студентлар имтихан мәсьәләсенә бик җитди якын килеп, уку башланган көннән имтиханга  әзерләнү эшенә керешәләр.

Төркиядә университетларында уку биналары бик матур һәм зәвыклы итеп, яңа технологияләргә корылып төзелгәннәр. Алар бихисап зур мәйданнарны алып, тирә-юньгә илаһи гүзәллек биреп торалар. Мәсәлән, Анадолу университетынын үз концерт залы, спорт залы, китапханәсе, ашханәсе, хастаханәсе, кинотеатры, музее, хәтта, аэропорты да бар. Студетның тормышы кызык һәм файдалы үтсен өчен барлык шартлар да тудырылган.

Программа буенча укучы студентлар өчен ял көннәрендә төрле экскурсия турлары оештырылган. Шушы ярты ел дәвамында безнең студентлар Төркиянең данлыклы шәһәрләренә сәяхәт иткәннәр: Каппадокия, Истамбул, Анталья кебек шәһәрләр белән танышып, бу ил турында , анда яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, традицияләре хакында бик күп мәгълүмат туплаганнар.

Тагын бер кызыклы факт, Эскишәһәрдә урнашкан Анадолу университетынада укыган студентларыбыз анда яшәүче милләттәшләребез белән танышып, һәрдаим аралашып яшәгәннәр. Милләттәшләребез аларны бик җылы кабул итеп, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәткәннәр.

Мәвлана программасының гомере озын булсын! Студенлар бу программага актив катнашсыннар. Безгә дә Төркия университетларыннан студентлар, профессорлар килсен. Без аларны кабул итәргә һәрвакыт әзер!