27 января 2015
КОТЛЫЙБЫЗ!

Ел саен талантлы яшьләргә Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе тапшырыла. Бу стипендия 1998 елда, һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен арттыру, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү максатында, гамәлгә куелган иде. Ул укуда һәм фәнни эшчәнлектә  зур уңышларга ирешкән югары һәм урта махсус уку йорты студентларына бирелә.

26 гыйнвар көнне Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков республиканың махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Татарстан хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән минстры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

2014 ел стипендиясенә 22 аспирант, 48 студент һәм 20 урта һөнәри белем бирү уку йортларыда укучылар лаек булды.

Стипендия алучылар арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы аспиранты Лилия Нурова да бар.  

Лилияне чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз!