23 декабря 2014
Астанада тантана: Каюм Насыйри институтының чит илдәге беренче үзәге ачылды!

2014 нче елда, "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" Дәүләт программасы нигезендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында Каюм Насыйри институты эшли башлады. Бу виртуаль институт үз эшен үзәкләр аша алып барачак (Россия Федерацисендә беренче үзәк 17 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә 1186 татар этнокомпонентлы мәктәптә ачылды).

2014 елның 19 декабрендә Казахстан Республикасы Астана шәһәрендә урнашкан Н.Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университетында Каюм Насыйри институтының чит илдәге беренче үзәге ачылды. Ачылыш тантанасында Евразия милли университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Е. Онгарбаев, Казахстан Республикасы парламентының V чакырылыш депутаты, “Таң” татар – башкорт этномәдәни оешмасы җитәкчесе З. Сәяпова, Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкаләтле вәкиле урынбасары О. Ульданова, Евразия милли университетының филология факультеты деканы, филология фәннәре докторы Ш. Җаркынбекова, Евразия милли университетының халыкара бүлек директоры Г.Абитова, Халыкара Төрки академия эксперты Т. Козырев, Казахстан халыклары ассамблеясе әгъзасы Р.Валиев, Астана шәһәрендәге “Дуслык” мәдәни һәм белем бирү үзәге рәисе Я. Низаметдинова, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Җамалетдинов, шул институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Юсупова, Каюм Насыйри институтының башкарма директоры Р.Хөснетдинов катнаштылыр һәм чыгыш ясадылар.

Һәр чыгышта Каюм Насыйри институтының эш юнәлешенә басым ясалды һәм бу гамәлләрнең дөньядагы алдынгы тәҗрибәләргә нигезләнеп тормышка ашырылачагы ассызыклынды. 300 мең татар яшәгән Казахстан Республикасы һәм 10 мең татар булган Астана шәһәрендә бу үзәкнең ачылуы татарлар тормышында гына түгел, ике милләт, ике дәүләт арасында зур вакыйга итеп кабул ителде. Үзәктә татар теле курслары, төрле мәдәни чаралар, фән буенча киңәшләр, “Ана теле” он-лайн мәктәбе дәресләренә катнашу ысуллары, 2014-2020 елларга кабул ителгән "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы проектларын тормышка ашыру алымнары, татар теленнән халыкара олимпиадага әзерлек алып бару һ.б. чаралар үткәреләчәк. Рус теленнән дә төрле фәнни-гамәли консультацияләр каралган.

Бу үзәкнең Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университетытында ачылуның тагын бер шарты - КФУ һәи ЕМУ арасында имзаланган меморандумның гамәлдә булуы. Шул меморандум кысаларныда каралган чараларның да күпчелеге шушы үзәк аша башкарылачак дип уйланыла.

Үзәк өчен ЕМУ ның филология факультеты базасында аерым бер бүлмә бирелде. Монда, беренче чиратта, һәр теләгән кеше татар теле өйрәнә алачак. Бигрәк тә, чит җирләрдә туган тел өйрәнергә теләге булган милләттәшләребез, казах филологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бара торган галимнәр, милли төркемнәрдә укучы студентлар татар теле курсларыны теләп йөрерләр дип уйлыйбыз. Шулай ук үзәктә Каюм Насыйри, татар теле, мәдәнияте белән бәйле материаллар, Татарстан-Казахстан мөнәсәбәтләрен чагылдырган фәнни хезмәтләр, татар-казах тормышына багышланган әдәби әсәрләр дә урын алачак.

Татарстан Республикасы ярдәме белән куелган заманча җиһазлар ике университет укытучыларына, студентларына, үзәктә шөгыльләнүчегә КФУ галимнәре, язучылар, студентлар белән элемтәгә керү, татар һәм рус телләреннән консультацияләр алу мөмкинлеген бирәчәк, ә КФУ студентлары һәм мөгаллимнәре казах коллегаларының лекциләрен тыңлый алачак, төрле видео конференцияләр үткәрү дә күздә тотыла.

Үзәк ел саен Татарстан Республикасы нәшриятларында басылып чыккан 30 төрдәге (һәрберсе 10 данәдән) яңа китап, методик кулланмалар, укыту әсбаплары, сүзлекләр, дәреслекләр белән тәэмин ителәчәк.

Үзәк ачылу тантанасына Астана шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезнең төрле буын вәкилләре катнашты. Алар арасында үз хезмәтләре белән зур дәрәҗәләргә ирешкән татарлар да шактый: Социалистик хезмәт герое М. Даутов, Г.Тукай исемендэге Дәүләт премиясе лауреаты, Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы К. Мулашев, медицина фәннәре докторы, профессор Р.Бектаева һ.б. Рәсми чыгышлардан һәм котлаулардан соң “Яшьлек” татар ансамбле, якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады. Татар халык җырлары җырланды, татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды.

Киләчәктә бу үзәк алдына куйган максатларны юрагы дәрәҗәдә башкарып, Казахстан Республикасында татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын, рус телен, казах- татар мөнәсәбәтләрен тагын да үстереп, ныгытып, алга алып баручы оешма булыр дигән теләктә калабыз.